Кышка якынлашканда кесәләрне капшап алырга туры киләчәк.
Федераль үзәк тарифларны индексацияләүнең гадәттәге тәртибенә үзгәреш кертте. Моңа кадәр тарифлар 1 июльдән яңарыш кичерә иде.
Көзнең «сары» хәбәре
Хәзер төп үзгәрешләр 2026 елның 1 октябреннән башлана. Россия Хөкүмәте Татарстан өчен тарифлар үсешенең иң югаргы индексын 13,4 процент чикләрендә билгеләде. Республикалар хакимиятләре кайбер районнар өчен тарифларга үзгәрешләр кертергә хокуклы. Җирле үзенчәлекләр һәм инженерлык челтәрләренең торышына бәйле рәвештә, кайбер шәһәрләрдә «коммуналь» тарифларның 18,2 процентка кадәр дә артуы ихтимал.
Нәрсә сизелерлек кыйммәтләнә?
Газ белән электр өчен хисап иң зурысы була.
Газ ягулыгы: халык өчен газның 1 кубометры 1 октябрьдән 73 тиенгә кыйммәтләнә — хәзерге 8,55 сумнан 9,28 сумга күтәрелә;
Электр энергиясе: шәһәрдә база тарифы (электрны 3900 кВт сәгать күләмен узмыйча гына кулланган очракта) 1 кВт сәгать өчен хәзерге 5,82 сумнан 6,47 сумга күтәрелә. Авылда 1 кВт сәгать өчен түләү 4,85 сум була. Электр энергиясе чамадан тыш күп кулланылса, түләү 1 кВт сәгатькә инде 12,41 сум бәясеннән алыначак.
Салкын су бәясе 20 процентка, җылы су бәясе 16,7 процентка артачак.

Җылылык һәм калдыклар
Җылылык белән тәэмин иткән өчен тарифлар 1 октябрьдән 14 процентка арта, 1 Гкал 3 мең 348 сумга төшәчәк. Каты көнкүреш калдыклары (ТКО) белән эш йөртүдә дә тарифлар арта. Татарстанда ике төбәк операторы хезмәт күрсәтә. «ПЖКХ» идарәче компаниясе карамагындагы күп фатирлы йортларда фатирда теркәлгән һәр кеше саныннан 131 сум 51 тиен алыначак. Хәзергедән 11-12 сум тирәсендә арта. «Гринта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәт күрсәткән республиканың көнчыгыш зонасында 135 сум 13 тиен булачак.
Бәя арту сәбәпләре
Инфляция тискәре йогынты ясый, ул 5,1 процент чикләрендә фаразлана. Күмәртәләп сатуда газ бәясе 9,6 процентка, ә электр энергиясе 14,3 процентка кыйммәтләнде. Хезмәт хакының минималь күләме (МРОТ) 2026 елның 1 гыйнварыннан 20,7 процентка арттырылды — 27 мең сум 093 тиенне тәшкил итте. Бу коммуналь предприятиеләрдә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү чыгымнарын үзеннән-үзе арттыра, дигән сүз. Инженерлык челтәрләре шактый искергән, аларны төзекләндерүдә тарифлар, ягъни, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр — финанс чыганакларының берсе.
.jpg)
Ташламалар саклана
Ветераннар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр өчен ташламалар гамәлдә. Әгәр гаиләнең тулаем кеременең 21 проценттан күбрәк өлеше фатир өчен түләүгә китә икән, бу очракта гаилә дәүләт субсидиясенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Ләкин, гаилә чыганакларны нормалардан күбрәк кулланса, артыгын кулланган чыганаклар өчен инде үз кесәсеннән түли, анысына ташламалы коэффициент юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар