16+

ОСАГО кыйммәтләнде. Кайсы төбәкләрдә һәм кемнәр өчен?

Декабрь башында кайбер төбәкләрдә ОСАГО бәясе нибары ике көн эчендә кискен артты.

ОСАГО кыйммәтләнде. Кайсы төбәкләрдә һәм кемнәр өчен?

Декабрь башында кайбер төбәкләрдә ОСАГО бәясе нибары ике көн эчендә кискен артты.

8–10 декабрь аралыгында мәҗбүри автогражданлык полисы Дагъстанда — 57, Новосибирск өлкәсендә — 35 процентка кыйммәтләнгән. Бөтен Россия буенча исә уртача үсеш 6 процент тәшкил иткән.

Бу үзгәрешләр 9 декабрьдән Үзәк Банк карарлары үз көченә керү белән бәйле. Моннан тыш, территориаль коэффициентлар да яңадан каралды. Яңалыклар игълан ителү белән үк, ОСАГО полисларын рәсмиләштерүгә ихтчяҗ 20–30 процентка арткан.

ОСАГО бәясе ничек исәпләнә?
Россиядә ОСАГО бәясе Үзәк Банк формуласы буенча исәпләнә. Аның нигезендә база ставкасы һәм берничә коэффициент кулланыла. 2025 елның 9 декабреннән база ставканың минималь күләме — 1399 сум, ә максималь күләме — 8665 сум.

Йомгаклау бәясе түбәндәге күрсәткечләргә бәйле:
автомобиль теркәлгән төбәк (КТ),
двигатель куәте (КМ),
йөртүченең яше һәм стажы (КВС),
полиска кертелгән кешеләр саны (КО),
аварияләр тарихын чагылдырган бонус-малус коэффициенты (КБМ).

Пөхтә йөртүче өчен ОСАГО бәясе аварияләргә еш эләгүче машина йөртүчегә караганда берничә тапкырга арзанрак булырга мөмкин.

Бәяләр кайда аеруча артты?

– 9 декабрьдә Үзәк Банк 28 төбәк өчен территориаль коэффициентны күтәрде, ә 20 төбәк өчен киметте, - ди Казан шәһәрендәге иминият компанияләренең берсендә эшләүче Ләйсән Хәкимуллина. – Иң зур үсеш Новосибирск өлкәсендә һәм Ингушетия Республикасында күзәтелә — анда коэффициентлар ике тапкырга артты. Милли иминият мәгълүмат системасы (НСИС) мәгълүматларына караганда, ил буенча ОСАГОның уртача еллык бәясе соңгы елда хәтта кимегән: 2025 елда — 7,1 мең сумга, узган ел — 7,5 мең сумга. Әмма мошенниклык куркынычы югары булган «кызыл зона» төбәкләрендә бәяләр барыбер үскән. Мәсәлән, Новосибирск өлкәсендә полис бәясе 8,59 мең сумнан 10,62 мең сумга кадәр күтәрелгән. Әгәр авыл җирендә төбәк коээфициенты – 0,76, ә шәһәрдә ул – 1,8 булса, башка очракларда авыл кешесе өчен полис шактый арзанрак булачак. Мәсәлән, база тарифы 3 000 сум һәм төбәк коээфициенты 0,76 булганда, бәя 2 280 сум, ә төбәк коээфициенты 1,8 булса, ОСАГО 5 400 сум тәшкил итәчәк.

Кемнәр өчен ОСАГО кыйммәтләнә?
Ләйсән Хәкимуллина әйтүенчә, бәя арту беренче чиратта: 22 яшькә кадәр һәм стажы өч елдан ким булган яшь йөртүчеләргә, иминият тарихы начар булганнарга (КБМ 2,45тән югары), авариялелек дәрәҗәсе югары төбәкләрдә яшәүче куәтле автомобиль хуҗаларына кагыла.
Алар өчен тарифлар уртача 10–25 процентка арткан, кайбер очракларда полис бәясе 10–12 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Кемнәр отышта кала?
Шул ук вакытта яңалыклар пөхтә машина йөртүчеләргә ташламалар алу мөмкинлеге дә бирә. Алар арасында: 35 яшьтән өлкәнрәк, кимендә 5 ел авариясез йөрү стажы булган, авариялелек түбән төбәкләрдә яшәүче, аз куәтле автомобиль ияләре бар. Бу категория машина йөртүчеләрнең 35–40 процентын тәшкил итә. Алар өчен ОСАГО бәясен 5–10 процентка киметү мөмкин, дип билгелиләр белгечләр.

Алга таба ни көтәргә?
Экспертлар фикеренчә, ил буенча уртача ОСАГО бәясе якын арада символик кына — 3-5 процентка артырга мөмкин. Әмма түләүләр үсә барган саен, бәяләр тариф коридорының югары чигенә — якынча 15 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин.

Киләчәктә ОСАГО бәясе һәр машина йөртүченең индивидуаль куркынычына, шулай ук ремонт хезмәтләре бәясенең үсешенә бәйле булачак. Моннан тыш, «кызыл зона» төбәкләр исемлеге киңәергә мөмкин, ә бу исә әлеге субъектларда полис бәяләренә турыдан-туры йогынты ясаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading