16+

Озак яшәсеннәр: дәүләт өлкәннәргә ни рәвешле ярдәм кулы суза?

Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирелә.

Озак яшәсеннәр: дәүләт өлкәннәргә ни рәвешле ярдәм кулы суза?

Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирелә.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова искәртеп узганча, Татарстанда һәр дүртенче кеше – эшкә яраклы булмаган өлкән яшьтәге граждан. 2025 елның 17нче декабренә булган мәгълүматлар буенча, республикада 306 озын гомерле кеше яши. Шуларның 274-е хатын-кыз һәм нибары 32 ир-ат.  Үз-үзләренә мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвеше хатын-кызларга 100 яшь чиген узарга ярдәм итә, ди Эльмира Зарипова.

Республикада хезмәт ветераннары – социаль ярдәм алучы иң зур категория. Бу исемлеккә керү өчен махсус ведомство бүләкләре һәм хезмәт стажы кирәк.

Социаль ярдәм чаралары:

Хезмәт ветераннарына ай саен 630 сум акчалата түләү, коммуналь хезмәтләр һәм телефон чыгымнары өчен субсидияләр каралган, транспортта социаль йөрү, бушлай теш һәм ишетү протезлары ясау мөмкинлеге бирелә.

Әмма мондый ташламага пенсияләре 20 меңнән артмаганнар гына ия иде. 2026 елдан уртача керем чиге 20 мең сумнан 23 мең сумга күтәреләчәк, бу 60 мең яңа пенсионерны социаль ярдәм алучылар исемлегенә кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Федераль һәм региональ ташламаларга хокуклы булмаган пенсионерлар да ярдәмсез калмый. Уртача керемнәре 20 мең сумнан кимрәк булганда, аларга ай саен 630 сум транспортта йөрү акчасы, республика санаторийларына ташламалы юлламалар каралган. 70 яшьтән өлкәнрәкләргә капиталь ремонт өчен чыгымнарны 50–100 % компенсацияләү каралган.

Өлкәннәргә социаль хезмәтләр:

Республикада 33 мең өлкән кеше социаль хезмәтләрдән файдалана: 16 меңенә бу хезмәтләр өйдә, 16 меңнән артыгы стационарларда һәм тернәкләнү үзәкләрендә күрсәтелә.

«Өлкән буын» проекты кысаларында 6 мең кеше көндәлек ярдәм ала – продуктлар китерүдән алып санитар-гигиена процедуралары үткәрү кебек процедураларга кадәр үткәрәләр.

«Өлкәннәр өчен гаилә» проекты кысаларында 26 ялгыз карт-карчыкны үзләренә сыендыручы табылган.

Прокат пунктларында ходунки, култык таяклары, инвалид креслосы кебек җиһазларны 6 айга кадәр биреп торалар.

Өлкәннәр өчен көндезге бүлекләр эшли, якынча 5 мең кеше физик һәм иҗади активлык белән шөгыльләнә.

Эш һәм уку мөмкинлекләре:

Пенсионерлар һәм пенсиягә чыгарга әзерләнүчеләр өчен эш табу һәм укыту программалары эшли. 2025 елда 888 кеше эшкә урнаштырылган, 8 475 кеше белем алган. Популяр һөнәрләр: тегүче, бала караучы, социаль хезмәткәр.

Актив тормыш һәм күңел ачу:

«Актив озын гомер» программасы кысаларында өлкәннәр спорт, иҗат, мәдәни чараларда катнаша.

«Алтын еллар» порталы һәм мобиль кушымтасында 2 меңнән артык төрле түгәрәк һәм шөгыль тәкъдим ителә. Якынча 30 мең кеше электрон рәвештә язылган.

Муниципалитетлар өлкәннәр өчен спортзал, бассейнга йөрү һәм башка мөмкинлекләрне бушлай тәкъдим итә.

Гүзәл Камалова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading