Пенсия бармы, күпме пенсия тупланмалары барлыгын ничек белергә?
Бу сораулар һәр эшләүче кеше алдында иртәме-соңмы килеп баса.
Пенсия балларын исәпләүне һәм үз стажыңны берничә ысул белән тикшерергә мөмкин. Булачак пенсия белән бәйле мәгълүматларны тиз арада «Госуслуги» порталы ярдәмендә тикшерергә мөмкин.
Шундый ук мәгълүматны социаль фонд (СФР) сайтыннан да алырга мөмкин. Шәхси кабинетка керү өчен «Госуслуги» порталындагы кебек үк исәп язмасы (учётная запись) кирәк.
Әгәр дә сез техникага ышанмыйсыз икән, үзегез теләгән вакытта СФРга һәм күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итә аласыз. Үзегез белән паспорт һәм СНИЛС алыгыз. Әлеге хезмәт бушка күрсәтелә.
Сез үзегез эшләгән оешмада бухгалтериягә яки компаниянең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә дә хокуклы. Хезмәткәрләр пенсия күчерүләре һәм иминиятләштерүче турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әмма мәгълүматлар тулы булмаячак. Дәүләт хезмәтләре порталы яки
СФР аша заказ бирү яхшырак.
Мәгълүмат елга бер тапкыр яңартыла. СФР өч елга бер тапкыр “Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетка пенсия тупланмалары суммасы турында белешмәләр җибәрә. Алар кемгә һәм кайчан киләләр? Ир-атларга – 45, хатын-кызларга 40 яшьтән.
Даими рәвештә елга бер тапкыр мәгълүматны тикшерегез. Шулай итеп сез эш бирүченең стажын исәпкә алуда яки түләүләрдә хаталарны вакытында күреп, аларны төзәтә аласыз. Әлеге этапта бу җиңелрәк.
Хаталар табылса, нишләргә?
Әгәр документта эш периоды булмаса, стаж тулы булмаган яки ялгыш белешмәләр булса, дәүләт хезмәтләре порталы аша төзәтмәләр кертүгә гариза бирегез.
2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә хокук бер үк вакытта өч шарт үтәлгәндә барлыкка килә:
-пенсия яшенә ирешү: ирләр өчен 64 яшь (1962 елда туганнар) һәм хатын-кызлар өчен 59 яшь (1967 елда туганнар);
-иминият стажы кимендә 15 ел;
-пенсиянең шәхси коэффициентының (ИПК) күләме 30 дан ким түгел.
Пенсия нәрсәдән тора?
1. Иминият өлеше - дәүләттән гарантияләнгән түләү. Күләме сезнең стажыгызга һәм тупланган пенсия баллары санына бәйле. 2026 елда бер балл 156,76 сум тора, ә иминият пенсиясенә нигезле теркәлгән түләү – 9584 сум.
Исәпләү формуласы:
Пенсия = баллар саны × баллар бәясе + фиксацияләнгән түләү
Мәсәлән, әгәр сез 45 балл җыйсагыз, иминият пенсиясе = 45 × 156,76 + 9584 = 16 638,2 сум (айга).
2. Тупланма өлеше – 2002 елдан 2013 елга кадәр эш бирүче кертемнәреннән (айлык хезмәт хакының 6 проценты) җыелган сумма; гражданинның шәхси ирекле түләүләре, шулай ук ана капиталы акчалары.
Тупланмаларны Россиянең социаль фондында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсендә (НПФ) сакларга мөмкиннәр.
Эшләүче пенсионерлар өчен үзенчәлек
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре СФР билгеләгән кагыйдәләр буенча индексацияләнә, ә 2016-2024 еллар индексацияләрен исәпкә алып яңадан исәпләү хезмәт эшчәнлеге туктатылганнан соң башкарыла. Бу кагыйдәләрне белешмәләрдә һәм исәп-хисапларда суммаларны чагыштырганда исәпкә алу мөһим.
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар