Татарстанда узган ел икътисадка кагылышлы 2418 җинаять ачыкланган.
Барыбер тотыласың
– Икътисадка һәм ришвәтчелеккә кагылышлы җинаятьләре өчен узган ел 551 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды. Ришвәт алуның – 164, ришвәт бирүнең – 429 һәм арадашчылыкның 303 очрагы фаш ителде, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Рафаэль Усманов министрлыкта үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Казанда 3 кешенең үзләренең карамакларындагы юридик затларның исәп-хисап мәгълүматларыннан астыртын файдаланып, банк операцияләре үткәреп, 86 миллион сум үзләштергәнлекләре билгеле булды. Чаллыда 33 кешене берләштергән җинаятьчел төркем 12 оешманың һәм эшкуарларның реквизитларын файдаланып, банк операцияләре үткәреп, 54 миллион сум акча урлаган. Казанда 5 кешедән торган җинаятьчел төркем законсыз банк операцияләре үткәреп, акчаның 15 процент өлешен үзләренә алганнар, нәтиҗәдә, 54,3 миллион сум үзләштергәннәр. Хәзер әлеге фактлар буенча тикшерү бара.
Ришвәтчелеккә бәйле 1411 җинаять фаш ителгән. Мисал өчен, Тукай районының элеккеге башлыгы 4 ел каты режимлы колониягә ябылуга һәм 6 миллион сум штраф түләтүгә хөкем ителде. ЗАГСның элекеге җитәкчесе 16 миллион сумнан артык акча үзләштергәне өчен шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде, 500 мең сум штрафка тартылды. Болай да дөньялыктагы “җәннәттә” яшәгән җитәкчеләргә тагын нәрсә җитмәгән инде? Комсызлык галәмәте инде бу.
– Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга күчерелгән акчаларның дөрес файдаланылуы тикшерелә. Узган ел бу өлкәдә 61 җинаять ачыкланды, – диде Рафаэль Усманов.
Җиңел акча юк
Финанс-хуҗалык эшчәнлекләре турында ялган мәгълүматлар күрсәтеп, 100 миллион сумнан да күбрәк салым түләүләрен башкармаган 3 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директорларына карата җинаять эше кузгатылган.
Татарстанда узган ел 3 финанс пирамидасы фаш ителгән. Югары процентларга кызыгып, шикле финанс учреждениеләренә акча салырга ашыкмагыз. Ялган акчалар белән эш йөртмәгез.
– Ялган доллар һәм евро куллануның 133 очрагы теркәлде. Ялган акчалар Татарстанда да һәм Россиядә дә бастырылмаган, алар чит илдән үк кертелгән, – диде Рафаэль Усманов.
1 көнлек “никах”
Җинаятьчел төркемнәрнең һәм хәйләкәр хатын-кызларның махсус хәрби операциядә катнашучыларны алдау-талау объектына әверелдергән күңелсез фактлар ачыклана башлаган.
– Хатын-кыз махсус хәрби операциягә китәргә җыенган ялгыз ир-ат белән ялган “никах” терки, банк картасын ала. Һәлак була калган очракта, түләнеләчәк акчага да исәп тота. Махсус хәрби операциядә катнашырга китүчеләр һәм никах теркәүләре полиция тарафыннан контрольгә алынды, – дип кисәтте Рафаэль Усманов.
16 мартта Икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Рафаэль Усманов сүз уңаенда хезмәттәшләрен һәм ветераннарны бәйрәм белән котлады.
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар