16+

Пошилар Казанда нишләп йөриләр?

Узган атнада шәһәр халкы социаль челтәрләрдә Казан урамнарында пошиларны күрүләре турында язды.

Пошилар Казанда нишләп йөриләр?

Узган атнада шәһәр халкы социаль челтәрләрдә Казан урамнарында пошиларны күрүләре турында язды.

Республика клиник хастаханәсе янындагы күпкатлы йортлар тирәсендә дә, Универсиада авылы янәшәсендә дә, «Дубрава» экопаркында да күреп алганнар аларны. Берсен машина бәрдергән дигән мәгълүмат та барлыкка килде.

“Пошилар шәһәргә нишләп килергә булган? Аларга монда нәрсә калган?” дип кызыксына казанлылар. Аларның сорауларын без Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына юлладык.

– Пошиларның шәһәргә, бигрәк тә Казанга керү очраклары ешаюы аларның язгы-җәйге чорда үзләрен табигый тотулары һәм шәһәр читендәге масштаблы йорт төзелешләре бару белән аңлатыла, – ди хайваннар дөньясын мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев. – Шәһәр "кунакларының" күпчелеге – бер яшьлек пошилар. Кыш буе алар әниләре белән йөриләр, ләкин хәзер, аналары яңа нәсел көткәндә, “олырак”ларын үзләре яннарыннан куалар куалар. Аналары күзәтүеннән мәхрүм калгач һәм җитәрлек тормыш тәҗрибәсе булмаганлыктан, бу пошилар, ялгышлык белән, табигый яшәү җирләреннән читкә, шул исәптән шәһәр читенә дә керергә мөмкиннәр.

Икенче мөһим фактор – шәһәр читендә бара торган масштаблы төзелеш. Шәһәр яны зоналарында, шул исәптән Лаеш районында, пошиларның табигый яшәү мохите бик тиз кимеп бара. Нәтиҗәдә җәнлекләр өчен күнегелгән маршрутлар бүленә һәм аларны кысрыклап чыгара. Гадәти урман массивлары һәм хәрәкәт итү юллары чикләнгәч, хайваннар, үзләре дә аңлашмастан, торак кварталлары эчендә калалар, чөнки аларның йортлары урынында хәзер юллар һәм яңа корылмалар калкып чыга.

Белгеч кисәтүенчә, хайваннарның игътибарын җәлеп итәргә, аларны якыннан фотога төшерергә кирәк түгел. Куркыныч сизеп, алар бәргәләнә башлыйлар, машиналар тәгәрмәче астына да йөгереп чыгарга мөмкиннәр, шулай ук үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә зыян китерүләер бар.

Пошиларны шәһәрдә күрсәгез, алар яныннан тыныч кына китеп барыгыз һәм бердәм 112 номерына хәбәр итегез, дип кисәтә Илфат Вәлиев.

Кыргый хайваннарның автотрассаларга да еш чыгуы мәгълүм. Монда да төп факторлар – яңа автомобиль трассалары төзелү, автомобильләр саны арту, шулай ук хайваннарның яшәү ландшафты үзгәрү, урманнарны кисү. Урманнан чыккач, куркынычсызлык турында уйламыйча, алар юлга атылып керәләр. Шул сәбәпле, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын сакларга, игътибарлы булырга, шулай ук кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибардан читтә калдырмаска чакыра.

Поши бәрдерү очраклары гадәттә иртә таңнан яки кичен була, чөнки эңгер-меңгердә һәм караңгыда хайванны вакытында күреп алу бик авыр, ди белгечләр.

Татарстан территориясендә барысы 16 291 поши исәпләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading