16+

Россиядә 2026 елда азартлы уеннарда катнашуга үз-үзеңне тыю кертәчәкләр

Россиядә казино һәм уен автоматлары күптән тыелган. Уйнап була торган берничә урын бар.

Россиядә 2026 елда азартлы уеннарда катнашуга үз-үзеңне тыю кертәчәкләр

Россиядә казино һәм уен автоматлары күптән тыелган. Уйнап була торган берничә урын бар.

Анда рулетка буенча шарны куарга, «бер куллы бандитны» тарткаларга яки Техас холдемын (покер төре) уйнарга мөмкин. Өстәвенә, спортка ставкалар кабул итүче букмекерлык конторалары да эш итеп килә. Менә бөтен тармак. Шуңа да карамастан, аның легаль өлешенең дә әйләнеше шактый.

Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда Россиядә уен бизнесының легаль әйләнеше генә дә 4,7 трлн сум тәшкил иткән, ә ун эре букмекерның кереме – 1,7 трлн (!). Шуңа күрә лудоманияне җиңү турында сөйләргә туры килми. Аерым гражданнар үзләренең тыелгысыз азарты аркасында тулы бер байлыкларыннан колак кагалар. Ә моңардан еш кына аларның гаиләләре интегә. Менә Дәүләт Думасында азартлалы уеннарга үз-үзен тыю турындагы закон кабул итәргә карар кылганнар. Декабрь ахырында депутатлар моны икенче һәм өченче укылышта эшләгән. Ягъни, тагын бераз гына вакыттан соң канун да тулысынча кабул ителәчәк. 2026 елның 1 сентябреннән ул тулысынча үз көченә керәчәк.

Тыюның асылы шунда ки, үзтыюны рәсмиләштерүче затлардан букмекерлык контораларында, тотализаторларда һәм казиноларда ставкалар кабул итәргә ярамый. Шул исәптән онлайн форматта да, чөнки анда паспорт ярдәмендә шәхесне расларга кирәк. Шулай ук алар белән хәвеф-хәтәргә нигезләнгән җиңү турында килешүләр төзергә, аларга комарлы уеннар рекламасын җибәрергә, акча күчерергә һәм алмаш жетоннар: мәсәлән, фишкалар һәм билгеләр бирергә ярамый.

Азартлы уеннарга үз-үзеңне тыюны ничек билгеләргә һәм ул ничек эшлиячәк?
Үзтыюны билгеләү өчен «Комарлы уеннарның бердәм регуляторы» гавами акционерлык җәмгыятенә гариза җибәрергә кирәк булачак. Моны күпфункцияле үзәк яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин. Үз-үзеңне тыюны билгеләнгәннән көннән соң бер елдан да иртәрәк гамәлдән чыгарырга мөмкин булмаячак. Ставканы кабул иткәнче, букмекер яки тотализатор клиентны база буенча тикшерергә тиеш булачак.

Шунысы игътибарга лаек, мондый закон инде берничә ел Беларусьта гамәлдә. Анда уен бизнесы бөтен ил буенча рөхсәт ителгән. Һәм бу проблемага әйләнгән. Үзтыю аны өлешчә хәл итәргә ярдәм иткән. Кагыйдә буларак, лудоманнарны гариза язарга туганнары күндерә.

Сүз уңаеннан, хөкүмәтнең соңгы мәгълүматлары буенча, кредитларга үзтыюны инде 20 миллионнан артык россияле рәсмиләштергән. Моны да онлайн – Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин. Дөрес, комарлы уеннарга үз-үзеңне тыюдан аермалы буларак, кредитларга тыюны теләсә кайсы вакытта гамәлдән чыгарырга мөмкин. Һәм ике көннән инде бурычка акча алып була. Мондый аерма кредитларга үз-үзеңне тыю – мошенниклардан саклану чарасы, ә азартка тыю – үз көчсезлекләреңнән саклану ысулы булуы белән аңлатыла.

Башка азарт турында. Дәүләт Думасы алкоголь һәм тәмәке сатып алганда сәүдә нокталарында Max мессенджеры аша яшен расларга рөхсәт итә торган закон кабул итте. Бу ысул паспорт белән беррәттән кулланыла ала.

Депутатлар аңлатканча, яңалык яшь чикләүләре булган барлык товарларга кагылачак. Аларны сатып алу өчен Max та цифрлы ID ачу да җитә. Бу Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси профиль мәгълүматлары нигезендә ясалган QR-код.

Казинода казиноның хуҗасы гына җиңә ала. Физика белән шөгыльләнүчеләр моны Энштейн яшәгән заманнан ук әйтеп килә. Ләкин адәм дигәннәре җиңел акчага һаман алданып килә шул.

Лилия Яфизова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading