16+

Россиядә шоколад азрак сатыла: бәяләр арту сәбәпле халык бюджетлы тәм-томнарга күчә

Татлы ризыкка, бигрәк тә шоколад ише тәм-томга акча әз тотылмый. Бигрәк тә тәмлетамак булсаң, эш хөрти...

Россиядә шоколад азрак сатыла: бәяләр арту сәбәпле халык бюджетлы тәм-томнарга күчә

Татлы ризыкка, бигрәк тә шоколад ише тәм-томга акча әз тотылмый. Бигрәк тә тәмлетамак булсаң, эш хөрти...

Шоколад плиткалары һәм тортларга ихтыяҗ кимегән

Тик менә соңгы мәгълүматлар буенча, шоколад сатуның бер ел эчендә 9 процентка кимегәне билгеле булган. Россиядә шоколад плиткаларын сату 2026 елның гыйнвар-июнь айларында 9 процентка, тортлар 4 процентка кимегән. Кулланучылар никтер шоколадтан һәм тортлардан баш тарта башлаган. Аларның бюджетлырак һәм сәламәт альтернатив вариантлар эзләве ачыкланган. Шул ук вакытта печенье, шоколадлы җиләк-җимеш һәм батончиклар сату арткан икән.

Шоколад кына түгел, халыкта конфетларга кызыксыну да 3 процентка кимегән. Гомумән, кондитер эшләнмәләренә ихтыяҗның кимүе дә билгеле булган. Моны аналитиклар, кешеләрнең үз чыгымнарын исәпләп яшәүләре, һәртөрле товарларның бюджет альтернативаларына күчә башлавы белән бәйлиләр. Бигрәк тә бу халыкның сатып алу сәләте кимүенә бәйле акчаны кысып тотуы белән дә белән аңлатыла икән. 

Россиядә шоколад сату ике ел ярым элек кими башлаган. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул башта 7,1 процентка кимегән. Тискәре тренд шулай ук дөнья базарында кыйммәтләнә торган какао-боблар бәяләрнең кискен артуына да кайтып кала.

Конфеты. Фото: ТИ

Какао бәясе үсә, шоколад та кыйммәтләнә

Хәзер вәзгыять беркадәр тотрыкланган. Июльдә шоколадның ваклап сату бәясе 1 кг өчен 1,5 мең сум тәшкил иткән. Ул елына бары тик 3,3 процентка гына арткан. Өч ел эчендә шоколад 49,4 процентка кыйммәтләнгән икән. Шоколад конфетларның бәясе бер ел эчендә 1 кг өчен 1,1 мең сумга кадәр үскән. Россиядә плиткалы шоколад гыйнвар-август айларында уртача 108 сум торган.

Торт ише кондитер эшләнмәләренең бәясе артып кына тора. Росстат мәгълүматларына караганда, июльдә тортлар 1 кг өчен уртача 967,7 сум торган, үткән ел белән чагыштырганда бәя 10,3 процентка күбрәк. Бу икмәк пешерү предприятиеләренең чыгымнары арту белән бәйле булырга мөмкин. Россия икмәк пешерүчеләр берлеге президенты Дмитрий Семенов быел бензин кризисы аркасында логистикага чыгымнарның кискен артуы һәм персоналны тотып калу өчен хезмәт хакларын арттыру зарурлыгы белән очрашканын да сөйли. Бу хакта теләсә кайсы эшмәкәр шулай дип әйтер иде.

Товарны сатуның да төрле юлларын уйлыйлар. Мәсәлән, шул ук касса яны зонасында тәм-томнар сату өчен шоколадлар, сагызлар тезеп куялар. Бу план да сатуда берникадәр керемне арттыра кебек. Кибет киштәләрендә көнчыгыш тәм-томнары, шоколад батончиклары һәм шоколадлы җиләк-җимеш сатуның да файдасы күренә. Товарны ваклап та, төрле итеп бизәп сату да уңышлы шикелле. Экспертлар фитнес-десертлар әзерләп сатуның да яхшы керем китерүен билгели.

Конфеты. Фото: ТИ

Бәясе тешли башлый

Ә менә беренче яртыеллыкта печенье һәм пирожныйлар сату, 1-2 процентка булса да арткан. Сүз дә юк, бәя дә артып тора. Росстат мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә печеньеның уртача ваклап сату бәясе 6,6 процентка, июльдә 1 кг өчен 322,4 сумга кадәр арткан. Аналитиклар 2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча вафли һәм печенье белән кызыксынучыларның артуын билгеләп үттеләр.

Чимал базары да, кулланучы базары да гел үзгәрештә. Кондитер эшләнмәләренең яңа бәяләргә җайлашкан кебек кенә буласың, я кирәкле товарны таба алмыйсың, я бәясе тешли башлый. Хәер, чималга бәя үсү дәвам гына итә. Мәсәлән, 27 августта биржада какао-бобларның бәясе тоннасына 6,2 мең долларга җитүенә игътибар итми мөмкин түгел, бу айга 19,8 процентка арту дигән сүз. 

Бу шартларда кондитерлар ассортимент турында да уйларга тиеш инде. Россиядә төрелгән килеш шоколад җитештерү 2026 елның гыйнвар-июлендә 140,1 мең тонна тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,4 процентка кимегән. Торт җитештерү буенча да шулай ук кимү 3,4 процентны тәшкил иткән. Ул 81,9 мең тоннага кадәр азрак әзерләнгән. 
Бәя булса да, без хәзер шоколадлы ризыкларга шундый күнектек инде. Булып торсын, бетеп тормасын! 

Зифа Шәйдуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading