16+

Россиянең куәте – технологияләрнең үсешен тәэмин итүдә

Татарстан башкаласына тәвәккәл инвесторлар фикерләшергә җыела.

Россиянең куәте – технологияләрнең үсешен тәэмин итүдә

Татарстан башкаласына тәвәккәл инвесторлар фикерләшергә җыела.

Казанда 8-10 апрельләрдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә XXнче Россия венчур форумы үткәрелә. Быелгы чараның төп темасы – технологик әйдаманлык.

Әһәмиятле чара
Форумда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенконың катнашуы көтелә. 

– Венчур форумы үзенең 20 еллык дәверендә төрле компанияләргә һәм стартапларга инвестицияләр дөньясына чыгуда төп мәйданга әверелде. Пленар утырышта Россиянең фәнни-технологик әйдаманлыгы, стартапларга һәм кече технологик компанияләргә ярдәм мәсьәләләре күтәрелә.Татарстанда 250 кече технологик компания эшли, аларның уртача еллык керемнәре 252 миллион сумны тәшкил итә. Татарстанда узган ел галимнәр катнашындагы 400 проектка 143,2 миллон сум инвестицияләр кертелде. Ел инновациясе, Идея-1000, “УМНИК”, “Старт”, Студент стартабы конкурсларында катнашу яхшы. Республикада кече технологик компанияләргә хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелә, – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов 7 апрельдә Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта.

Өлгермәсәң, борчылма
Казанда үткәрелә торган  венчур форумында 20 ел эчендә 2 400дән артык компания һәм 700 стартап беренче адымнарын ясаган, үзләренә тәүге инвесторларын тапкан. 

– Барлыгы 6 меңнән артык проект тикшерелде, 1076 проект күргәзмәгә куелды. Технологияләр өлкәсенә караган 17 проект бүген миллионнарча сум керемнәргә ирешеп эшчәнлек алып бара. Быелгы форумда 24 чит ил үзенең эспозициясен куя. Мәгълүм хәлләр аркасында ислам илләренең кайберләреннән вәкилләр килә алмый. Ләкин, финанс һәм икътисад багъланышлары бер форум кысалары белән чикләнмәгән, хезмәттәшлек элемтәләре ел дәвамында гамәлгә ашырыла, – диде Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев.

Бүген – билгесез, киләчәктә – әйдаман
Форум кысаларында технологияләр күргәзмәсе оештырыла. Анда катнашырга теләп, 1 342 мөрәҗәгать кергән, шулардан 150 экспозиция, 240 стартап сайлап алынган. Стартап – ул нинди дә булса товар җитештерүгә исәпләнелгән идея-проект. Идея бар, тик акча юк. Уңышлы булырмы, әллә юкмы икәнлеген төгәл белмәгән очракта да, теге яки бу проектка тәвәккәлләп акча күчерүчеләр – венчур инвесторлар. Узган елгы форум вакытында проект-стартапларны гамәлгә ашыру максатларында 2 миллиард сумлык килешүләр кабул ителгән.

– Быелгы форумда да шактый проектлар гамәлгә ашырылыр, дип ышанабыз. Күргәзмә барышында вакансияләр ярминкәсе, командалар арасында хакатон бәйгесе, падел-теннис ярышы да була, – диде Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә теләктәшлек ассоциациясе директоры Артем Сафин.

Казандагы XXнче Россия венчур форумы үзенең эчтәлеге һәм максатлары белән “Яшьләр һәм балалар”, “Кадрлар” илкүләм проектларына туры килә. Форумның бер көне яшьләргә һәм студентларга багышлана.  
– Чит ил товарларына алмаш булдырыла. Бу мәсьәләне уңышлы чишү өчен үзебезнең кадрларны әзерләү зарур, – диде Рифкать Миңнеханов.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading