Сүзне Кәрим Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән Нурбәк Батулла башлады. Алар Әлмәттә "Аркадаш" проекты турында сөйләделәр. Ике лаборатория дә Татарстанның милли үзенчәлекләренә багышлана. 2025 елның көзендә проект спектакльләр, мастер-класслар белән тәмамланачак.
Әлмәт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева да форсаттан файдаланып, театрга Сәрдәр Таһировскийны баш режиссер итеп билгеләүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Моңа өстәп, Рөстәм Миңнехановны иммерсив спектакль карарга чакырды. Рәис май аенда Әлмәткә эшлекле сәфәре барышында театрга да килергә теләвен әйтте. "Акционерлар җыелышыннан соң, "шалт" театрга! Билетлары сатып алабыз, бик кыйммәт түгелдер бит" – дип шаяртты рәис.
Нияз Игъламов 16 нчы "Һөнәр" яшь режиссерлар фестивале турында сүз кузгатты. Фестивальнең офыкларын киңәйтүне Рөстәм Миңнеханов та хуплады.
– Миңнеханов белән Әхмәтовка ошый торган әйбер балаларга ошамаска да мөмкин. Балаларның, яшьләрнең теләкләреннән чыгып эшләргә кирәк. Яшьләргә яшьләрчә булсын, - ди рәис.
“Апуш” студиясе кураторы Гүзәл Сибгатуллина республика җитәкчелегенә балалар театр иҗатын актив үстерүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Театрны балалар арасында популярлаштыру өчен Әтнә районында белем бирү программасы белән театр лагере оештыру планлаштырыла. Моңа өстәп, Марат Әхмәтов республиканың башка районнарында да балалар театр студияләре ачарга тәкъдим итте.
Комментарийлар