“Сабантуй үткәрмәү дөрес гамәл түгел”, яки дөньяда 4 меңгә якын Сабантуй оештырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә республикада 2025 елның 7-8 июньнәрендә авылларда һәм районнарда, 14 июньдә – Чаллыда, 21 июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә республикада 2025 елның 7-8 июньнәрендә авылларда һәм районнарда, 14 июньдә – Чаллыда, 21 июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелә.
Дөньяда ел саен 4 меңгә якын Сабантуй оештырыла. Россия Федерациясенең 62 төбәгендә – 296, ә 38 илдә 104 Сабантуй уздырыла. Татарстан республикадан читтәге 400 Сабан туен үткәрергә булыша.
Бердәмлек һәм дуслык саклансын!
Хөкүмәт йортындагы брифингта Сабан туйларына кагылышлы саннарны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев әйтте.
– Татарстанда 175 милләтне һәм халыкны туплаган 4 миллионнан артык кеше яши. Халыкара форумнарга килгән делегатлар, туристлар Татарстанның үсешенә соклануын белдерә. Кечкенә авыллардан башлап, зур шәһәрләргә кадәр үсештә. Үсеш булсын өчен гаиләдә тынычлык, күршеләр белән дуслыкта яшәү зарур. Республикабызда ислам белән православие диннәре һәм милләтләр арасында татулык хөкем сөрә, милли мәдәниятләрнең үсешенә ярдәм күрсәтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстандагы халыклар ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милләтара дуслыкны саклауны һәм ныгытуны төп бурычларның берсе итеп куя. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җыр-музыка өлешен кыскартып, Сабан туйларында борынгыдан килгән уен-бәйгеләргә күбрәк игътибар бирергә чакырды. Җырчы түгел, ә татар һәм башкорт уен-бәйгеләре Сабан туеның түрендә булырга тиеш, – диде Васыйл Шәйхразиев.
Төшенкелеккә төшү ярамый
– Кайбер муниципалитетларда “махсус хәрби операциядә авылдашларыбыз һәлак булды”, дип, Сабан туен үткәрмәү турында әйтүчеләр бар. Бу фикер белән килешмим. Төшенкелеккә төшү ярамый, Сабантуйны халыкның рухын күтәрү өчен үткәрергә кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында да Сабан туйлары үткәрелгән. Сабан туен Җиңүнең 80 еллыгы шигарендә, ватанпәрвәрлек рухында оештыру мәслихәт. Махсус хәрби операциядә катнашканнарны, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әнисен мәйдан түренә чакырып бүләкләргә, мәрхүмнәргә җыйнаулашып дога кылырга кирәк, – диде Васыйль Шәйхразиев.
Җәй буе бәйрәм
Бабайлар белән әбиләрнең:”Сабан туйлары төрле авылларда 15-20 көн дәвамында бара торган иде. Халык бизәкле җигүле атларда авылдан авылга бәйрәмгә йөрде”, – дип сөйләгәннәре хәтердә.
Быел федераль Сабантуй 14 июньдә Якутск шәһәрендә, ә Бөтенроссия авыл Сабан туе 28 июньдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы (Вятские Поляны) шәһәрендә була.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов милли мәдәниятләрнең үсешенә теләктәш. Республикабызда эшчәнлек Россия Президенты Владимир Путинның мәдәниятләрне үстерү турындагы указы нигезендә алып барыла. Милли бәйрәм чараларын бергәләшеп оештырабыз, – диде республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
– Республикада 269 мәдәни оешма эшли. Майчабу, Нәүрүз, Каравон бәйрәмнәре гөрләп узды. Бәйрәмнәргә барлык милләт вәкилләре җыелыша, шулай бердәм булу әһәмиятле, – диде Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары, Ассамблеяның башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин.
Мәдәни программа:
31 май – Кукмара районының Починок Кучук авылында мариларның “Семык”,
15 июнь – Тәтеш районының Килдеш (Кильдюш) авылында мордваларның “Валда Шинясь”,
28 июнь – Балтач районының Чыпья авылында удмуртларның “Гырон бытдон”,
29 июнь – Нурлат шәһәрендә чувашларның “Уяв”,
5 июль – Яшел Үзән шәһәрендә славян халыкларының “Иван Купала”,
19 июль – Мамадыш районының Җөри авылында татар крәшеннәренең “Питрау”.
20 июль – Балтач районының Борбаш авылында балалар мөселман Сабан туе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар