16+

Шәһәр – агач, ә авыл таш сорый: Россия шәһәрләре Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

Казанда 19-21 августларда “Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү” Бөтенроссия форумы эшли.

Шәһәр – агач, ә авыл таш сорый: Россия шәһәрләре Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

Казанда 19-21 августларда “Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү” Бөтенроссия форумы эшли.

“Шәһәр мохитен төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру елларында без сыйфатлы җәмәгатьчелек мохитләренең торак пунктларның йөзен үзгәртеп кенә калмыйча, кешеләрнең дә кәефен күтәрүен күрдек. Кече шәһәрләр – территориаль үсешнең нигезе, чөнки нәкъ менә биредә илнең гадәти көнкүреше, тарихы һәм мәдәнияте саклана. Форум – Россиянең һәр почмагында тормыш-көнкүрешнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшлекле сөйләшү һәм чишелешләрне бергәләшеп эзләү мәйданчыгына әверелер, дип ышанам” – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Казанда 19-21 августларда “Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү”  Бөтенроссия форумы эшли.
– Россия Хөкүмәте Рәисе форумны Казанда үткәрергә тәкъдим итте. Татарстан алдынгы һәм кунакчыл. Профессионаллар җыелышты, тормыш-көнкүрештә уңайлы шартлар тудыру буенча чишелешләр барлана. Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин Xнчы Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкли. Татарстан шәһәрләре конкурсларда активлык күрсәтә, мондый конкурсларда катнашу кирәк, – диде Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Алексей Ересько Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Форумда шәһәрләрнең канализация челтәрләрен төзекләндерү мәсьәләсе дә күтәрелә. 
– Канализация челтәрләрен яңарту буенча федераль проект кысаларында быел Татарстанга 8 миллиард сум бирелде. Татарстан илебездә беренчеләрдән булып шәһәр мохитен үзгәртү һәм төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә эзлекле рәвештә тотынган төбәк. Безнең  җәмәгатьчелек мохитен үстерү программасына 10 ел. Татарстанның тәҗрибәсе федераль танылу алды. Республикада эшләнгән алымнар “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” буенча өстенлекле федераль проектның нигезен тәшкил итте, –диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикада 2015-2025 елларда 450 яңа парк төзелде, 2020 елдан башлап 5 мең 850 ишегалды төзекләндерелде.

“Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” фонды директоры Наилә Зиннәтуллина форум үтәрү өчен Казан сайлап алынганы өчен Россия Хөкүмәтенә һәм Россиянең Төзелеш министрлыгына рәхмәт әйтте. 
– Республикада шәһәр тибындагы 20 авыл бар. Шәһәр халкы, таштан арыну теләгендә, паркларны төзекләндергәндә агач чималлар куллануны үтенә.  Паркларны төзекләндергәндә агач тротуарлар ясала. Алар тиз искерә әлбәттә, ләкин, эшләрне башкарган оешма төзекләндерә. Шәһәрләрдән читтәге авыллар, киресенчә, тышкы төзекләндерүләрне таштан башкаруны сорый, – дип җавап бирде Наилә Зиннәтуллина “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесенә. 

“Городские реновации” җәмәгать оешмасы директоры Олег Зоря хәбәр иткәнчә, форум кысаларында яшьләр форумы да эшли. 
– Яшьләр үзләренең төзелеш өлкәсенә караган проектларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын чагылдыруга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны данлауга да игътибар бирә. Бөек Ватан сугышындагы тарихи дөреслекне саклау һәм яклау мөһим, – диде Олег Зоря. 

Фото: https://tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading