16+

«Шәһри Казан» газетасы «2025 ел лидеры» дип танылган басмаларның берсе

Яңа ел алдыннан узган елга нәтиҗә ясау, алдагысына максатлар билгеләү – күптән гадәткә кергән күркәм традиция.

«Шәһри Казан» газетасы «2025 ел лидеры» дип танылган басмаларның берсе

Яңа ел алдыннан узган елга нәтиҗә ясау, алдагысына максатлар билгеләү – күптән гадәткә кергән күркәм традиция.

«Татмедиа» медиахолдингында да 2025 ел йомгакларына багышланган тантаналы чара узды. Гадәттәгечә, медиатармак үсешенә саллы өлеш керткән хезмәткәрләр һәм басмалар билгеләп үтелде, дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Быел да «Шәһри Казан» газетасы коллективының югары профессионализмы, иҗади активлыгы һәм бердәм эшчәнлеге югары бәя алды. Редакциябезнең «2025 ел лидеры» дип танылган 13 басма исәбенә керүе – безнең өчен зур горурлык. Димәк, башкарган хезмәтебез күренә, бәяләнә. Алга таба да алдынгылар сафында калырга язсын!

- Тырышмадык түгел, тырыштык быел да. Башка елларга караганда да күбрәк тырыштык. Заманасы шундый. Бер яктан, газета укучысын саклап каласы килә. Икенче яктан, бүгенге көндә газета укучыларының кими баруын да күреп торабыз. Уку культурасының никадәр төшүе турында үзебез генә беләбез. Киләсе ел тагын да авыррак булачак, дип уйлыйм. Замана таләпләрен кабул итәргә һәм тагын да ныграк тырышырга кирәк булачак, – ди баш мөхәрриребез Радик Сабиров.

Чарада Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә чыгыш ясады. Ул узган елның вакыйгаларга бай һәм нәтиҗәле булуын ассызыклады.

– Ел кызыклы, мавыктыргыч узды. Бик күп вакыйгалар булды. Без барыбыз да эшләдек, өйрәндек, нәтиҗәләргә ирештек, күп темаларны яктырттык. Бу юлны бергә үтүебез өчен һәркайсыгызга зур рәхмәт, – диде ул.

Медиатармакның киләчәге турында сөйләгәндә, «Кытай юлы» белән баруыбыз билгеләп үтелде. Ягъни яңа буын кулланучылар телевидение, газета һәм журналлардан читләшеп, күбрәк видеоконтентка өстенлек бирә. Телибезме-теләмибезме, әлеге чынбарлыкка җайлашу зарур.

– Без традицион форматлардан баш тартмыйбыз, чөнки аларның үз аудиториясе бар. Шул ук вакытта төп игътибарны заманча стандартларга һәм форматларга юнәлгән яңа буын белән эшләүгә бирәчәкбез. Үзгәрешләр йомшак һәм аңлаешлы форматта алып барылачак. Кызыклы, актуаль булып калу – бүген иң мөһиме, – дип ассызыклады агентлык җитәкчесе.

Чара кысаларында күңелле яңалык та яңгырады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» филиаллары редакцияләренең автопаркын яңарту гозеренә колак салган. Бүләк ителгән 49 «Лада» автомобиле арасында «Шәһри Казан» редакциясенең дә яңа «тимер аты» бар.

– Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре республикабызның иң ерак почмакларында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырта, чын тормышны чагылдыра, йөзләрчә мең татарстанлы өчен төп мәгълүмат чыганагы булып тора. Яңа автомобильләр журналистларга тагын да мобильрәк булырга ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Алда яңа бурычлар, таләпләр һәм үзгәрешләр тора. Әмма традицияләргә тугры калып, шул ук вакытта яңа форматларны үзләштереп, укучы белән элемтәне саклап калу – безнең төп максат. Яңа елда да бергә булыйк!


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading