16+

Сак булыгыз, 4 гыйнварда һава торышы тагын да начаррак булачак

Татарстан Гидрометеорология үзәге 4 гыйнварда республика территориясендә һәм Казанда һава шартларының сизелерлек начараюы турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология үзәге 4 гыйнварда республика территориясендә һәм Казанда һава шартларының сизелерлек начараюы турында кисәтү таратты.

Синоптиклар кар, шул исәптән җепшек кар явуын фаразлый. Буран чыгачак, юлларда күз күреме 500 метрга кадәр кимиячәк.

Көньяктан исүче җил һава торышын тагын да катлауландырачак. Республика территориясенең күпчелек өлешендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метр тәшкил итәчәк, ә аерым районнарда секундына 23 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, кайбер районнарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Юлларда кар көртләре фаразлана.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading