2026 елгы күп дәрәҗәле һәм катлаулы сайлау кампаниясеахырына якынлаша. Игътибар үзәгендә Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлаулары булды.
Скопировать ссылку
2026 елгы күп дәрәҗәле һәм катлаулы сайлау кампаниясеахырына якынлаша. Игътибар үзәгендә Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлаулары булды.
Моннан тыш, Биектау округында Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм җирле үзидарә органнарына 202 депутат сайлау узды.
Өч көн дәвам иткән тавыш бирүдә республикада 2 млн 250 мең 967 сайлаучы катнашкан. Бу — сайлаучыларның 76,7 проценты. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлауларның гамәлдәге закон таләпләренә туры китерелеп, штатлы режимда узуын хәбәр итте.
Сайлауны оештыру эшенә 65 территориаль һәм 2742 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән. Сайлау участоклары хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм тикшерү изоляторларында да эшләгән. Сайлау системасында барлыгы 21,6 мең комиссия әгъзасы хезмәт куйган.
Бу кампаниядә сайлау участокларында куркынычсызлык чараларына аеруча зур игътибар бирелгән. Участок комиссияләре өчен экстремаль хәлләрдә эш итү алгоритмнары әзерләнгән.
Сайлау барышын 14 759 күзәтүче күзәткән. 935 участокта видеокүзәтү чаралары урнаштырылган, калганнарында видеоязма алып барылган. Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау көннәрендә 14 мөрәҗәгать килгән, аларның барысы да тикшерелгән. Комиссия белдерүенчә, сайлау законнарын бозу очраклары ачыкланмаган.
Комментарийлар