16+

Казан ярым марафоны үткәрелә

Йөгерүдә катнашырга 6 октябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

Казан ярым марафоны үткәрелә

Йөгерүдә катнашырга 6 октябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

Татарстан башкаласында 10-11 октябрьләрдә Казан илкүләм ярым марафоны була. Быел ул унынчы мәртәбә оештырыла.

Илкүләм колач

— Ун ел эчендә бу проект җирле спорт вакыйгасыннан колачлы йөгерешкә әверелде. Катнашучылар саны 7 мәртәбәгә артты. Бәйге үзенең массакүләмлелеге белән генә түгел, ә югары күрсәткечләре белән дә дан тота. Нәкъ менә, Казан марафонында 2025 елда Россия рекорды куелды. Владимир Никитин 21,1 чакрым араны 1 сәгатьтән азрак вакыт эчендә узып, илебез атлетлары арасыннан беренчесе булды, — диде шәһәр Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Узган ел Казан ярым марафонында ир-атлар арасында Владимир Никитин — беренче, ә Нурсолтан Киңәшбәков (Кыргызстан) икенче урынны алган иде. Хатын-кызлар арасында беренче — Луиза Лега, ә икенче Алла Сидорова булды. Йөгерештә узган ел 10 мең кеше катнашты.

Марафон. фото: ТИ

Һәвәскәргә дә урын бар

Оештыручылар, спортчыларның нинди дәрәҗәдәге әзерлекләренә карамастан, ярышта катнашу урыны һәм мөмкинлеге тудырган. Программа: балалар йөгерешен дә, шулай ук 3 һәм 10 чакрымга кадәр дистанцияне дә колачлый. Төп ярым марафон — 21,1 чакрым.

Линар Гарипов әйткәчә, TIMERMAN рәсми сайтында юбилей стартында катнашырга теркәлү башланган, ул 6 октябрьгә кадәр дәвам итә. 

Транспорт хәрәкәте чикләнә 

  • Спорт чарасына бәйле рәвештә шәһәр үзәгендәге кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк. Чикләү 10 октябрьдә 4.00 сәгатьтә кертеләчәк һәм 11 октябрьдә 12.00 сәгатьтә бетереләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading