Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына юллама бушлай.
Татарстанда ел башыннан 206 мең бала, ә җәйге каникуллар вакытында 173 мең бала лагерьларда сәламәтлеген ныгыткан. Балалар ялын оештыруга 3,1 миллиард сум билгеләнгән.
Балаларның «бөек күченеше» — Кара диңгез буенда 7 мең бала ял итте. Иминлек мәсьәләсе кискенләшү сәбәбендә, Кырымдагы лагерьларга җибәрелгән балаларга ялларын Краснодар краенда үтеп бетерергә туры килде. Балаларны бердәм күчерүне оештыруга ярдәмнәре өчен Кырым Республикасы, Краснодар крае җитәкчелегенә һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Балалар ялларын тәмамлап, исән-сау республикага кайтты.
Узган җәйдә балаларның ял лагерьларында хәвеф-хәтәр килеп чыкмады. "Элемтә телефоны«на кергән хәбәрләрдә ата-аналарның 97 проценты балаларның ялын оештыруга канәгать булуын белдергән, — диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Татарстанның үзендә 71,7 мең бала ял иткән. Кырымнан 24 бала җәйге ялын безнең Тукай районындагы лагерьда уздырган. Луганск белән Донецк республикаларыннан да 200 бала Татарстандагы җәйге сәламәтләндерү лагерьларында кунак булган. Байконурдан да балалар килгән. Шифаханә-курорт учреждениеләрендә 6 мең 860 бала сәламәтлеген ныгыткан.
Чатыр шәһәрчекләр — Яшьүсмерләр арасында чатыр-палатка лагерьлар популяр. Республикада шундый 52 лагерь эшли, аларда узган җәйдә 12,3 мең бала ял итте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә чатыр-палатка лагерьларын үстерүгә 100 миллион сум бирелде. Лагерь корпусларын төзекләндерүгә һәм юллар салуга 2,3 миллиард сум тотылды, — диде Азат Кадыйров.
Ташламалы юлламалар Бюджеттагы балалар ялы учреждениеләренә юлламалар бәясе 5 мең сумнан 35 мең сумга кадәр. Смена 7-21 көн. Кара диңгез буендагы лагерьларга юлламалар кыйммәтрәк, бару-кайту бәясен ата-аналар түли.
— Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бушлай. Быел әлеге категориядән 9 мең бала ял итте. Юлламаны алу өчен муниципаль районнарның Башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, — диде Азат Кадыйров.
Сәламәтлекләре чикле, шулай ук сәләтле балаларга да бушлай юлламалар бирелә. Ятимнәргә юллама опека һәм попечитель органнары аша алына.
Сөйләшик — җырлыйк татарча Министр Азат Кадыйров «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп:"Сәләт«, «Звездный» һәм Чувашиядәге «Сәләт — Батыр» лагерьларында татарча сменалар да туплана. «Идел» яшьләр лагерында да татарча смена булды. Россиянең төрле төбәкләреннән дә киләләр әлеге сменаларга. Татар яшьләре көне фестиваленә дә бөтен илдән җыелышалар«, — диде.
Татарстанда алга таба лагерьлардагы сменаларны уку программасы белән ялны берләштереп тә гамәлгә ашыру турында да уйланыла.
Әй, «Лето» кая киттең? — Балаларның җәйге каникуллар вакытындагы сменалар тәмамланса да, лагерьлар эшчәнлеге туктап калмады. Татарстандагы шактый лагерьлар ел әйләнәсе куллануга яраклы. Хәзер яшьләр кабул ителә. Мәктәпләрдәге көзге, кышкы һәм язгы каникуллар вакытларында лагерьлар кабат балаларга ишекләрен ача.
Юлламалар өчен «Лето» республика үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Сәләт"кә барырга теләүчеләр, "Сәләт«нең үзе белән элемтәгә чыга. Туристлык, спорт, фән, аш-су осталыгы һәм башка эчтәлектәге сменалар туплана. Татарстандагы лагерьлар арасында республика конкурслары үткәрелә. «Чайка» лагерыннан Ксения Ивлеева быел «Иң яхшы әйдаман» Бөтенроссия конкурсында да җиңү яулады әле, — диде «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина.
«Лето» республика үзәге шимбә белән якшәмбе көннәрендә лагерьларда «Яшь гаилә көне» һәм «Әти белән бала көне» проектларын да активлаштырырга исәпли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар