Квалификация күтәрү турында таныклыклар, өр-яңа белем һәм җәйгә әзерлекле 105 әйдаман – «Сәләт» җәйге аланнары өчен әйдаманнар командасы туплый башлады.
2 - 6 февраль көннәрендә «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәгендә XXV Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» проектының күчмә сессиясе узды. Мәктәптә бу юлы әйдаман булырга теләүче 105 кеше, 40 лап куратор һәм аланнарның башҗитәкләре катнашты. Алар арасында әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.
Әйдаманнар мәктәбе – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны үз өстенә ала. Ел дәвамында әйдаманнар төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру.
Биш көн дәвамында биредә киләсе юнәлешләр буенча уку-укыту программасы башкарылды: әйдаман портреты, балаларның сәләтен үстерү, төркем белән эшләү үзенчәлекләре, педагогик ситуацияләрне чишү, кичке чараларны, шәмчекләрне үткәрү ысуллары. Булачак әйдаманнар сменага әзерләнү тәртибе, аланнарда эшләү үзенчәлекләре, төркем төзү этаплары белән дә танышты. Мәктәпнең белем бирү программасы булачак әйдаманнарга кирәкле белем һәм осталыкларны бирүгә нигезләнгән. Аеруча педагогик һәм психологик ситуацияләргә зур игътибар бирелә. Моның өчен шушы өлкәдә эшләүче белгечләр җәлеп ителә. Мәктәп нибары биш көн дәвам итте, шуңа күрә булачак әйдаманнар бер минутны да бушка уздырмады, хәтта кичке якта да теоретик һәм гамәли материаллар өйрәнделәр.
Төп яңалык буларак, программа кысаларында «Тәҗрибәле әйдаман» проекты да гамәлгә ашырылды. Сәләт аланнарында берничә еллар дәвамында эшләүче, ныклы тәҗрибә туплаган 30 лап әйдаман биредә булачак әйдаманнарга үз киңәшләрен җиткерде, осталыклары белән бүлеште һәм гамәли биремнәрне үтәргә ярдәм итте.
«Шушы көннән, шушы мизгелдән алып, сезнең Әйдаман булу тормышыгыз башлана. Әйдаман булу – ул искиткеч рәхәт, искиткеч күңелле, шул ук вакытта бик җаваплы булса да, сез аны еллар үткәч тә сагынып искә алырсыз», - дип тәбрикләде «Әйдаманнар мәктәбе» катнашучыларын «Сәләтле җәй» үзәге координаторы Гөлназ Гатина ябылу тантанасында.
Егет-кызларның күбесе беренче тапкыр әйдаман булачак. Алар татар телебезгә гашыйк, балалар белән эшләүне үз итә. Алда аларны җәйге профильле Сәләт аланнарына әзерлек көтә!
«Әзерлек әле моның белән генә тәмамланмый. Әйдаманнарны әңгәмәләр этабы көтә. Шул рәвешле, 2026 нче елның җәендә узачак аланнарның командалары тупланачак. Сменаларга әзерләнү, кичке һәм көндезге чараларга программа төзү кебек кызыклы этаплар да алда!», – ди «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин.
Әйдаманнарны 14-15 февральдә Сәләт йортында әңгәмәләрдә көтеп калабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар