16+

Сездә җылы, бездә салкын, ни хәл итим икән тагын?!

Коммуналь хуҗалыкның 2 атналык кайнар мәшәкатьләре.

Сездә җылы, бездә салкын, ни хәл итим икән тагын?!

Коммуналь хуҗалыкның 2 атналык кайнар мәшәкатьләре.

Казанда 6021 йортның 6016сы һәм барлык социаль учреждениеләр җылылык белән тәэмин ителгән. Башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә җылылык бирүдә килеп туган кимчелекләрне тиз арада хәл итеп бетерергә кушты.

– Бездә әлегә торак милекчеләре ширкатьләреннән мөрәҗәгатьләр бар. Аларда йорт өчен кечрәк идарәче компанияләр җавап бирә. Районнар хакимиятләре башлыкларыннан һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетыннан мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтүләрен сорыйм. Кешеләр өчен аерма юк – идарәче компанияме ул әллә ТСЖ, алар безнең өчен бөтенесе дә Казанның хөрмәтле кешеләре, – диде Илсур Метшин.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, беренче атнада ук 6021 йортның 6016сына җылылык барып җиткән. Казан мэры Илсур Метшин күрсәтмәсе буенча башкалада җылыту сезоны 29 сентябрьдән ачылды. Киров һәм Мәскәү районнарындагы һаман да чират җитмәгән күп фатирлы 5 йортка да җылылык җибәрү чаралары күрелә. Совет районында 3 йортта яшәүчеләр “җылылык килде” дип иртәрәк шатланган. Төгәлсезлекләр табылу сәбәпле, аларга җылылык бирү туктатылган. Хәзер монда кимчелекләр бетерелә, шуннан соң җылылык кабат җибәреләчәк.

Казандагы социаль өлкәгә караган 876 учреждениенең һәммәсендә дә җылылык бар.

“Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең район котельныйлары: “Савиново”, “Азино”, “Горки” эшли. “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең 126 котельные, шулай ук ведомстволарның 58 котельные кабызылган. Казандагы барлык котельныйлар техник тикшерү узган, әзерлек паспорты алган.

– Торак оешмаларының гражданнар мөрәҗәгатьләрен тиз арада хәл итүләре зарур. Йортларда җылылыкны көйләп бетерү эшләренә гадәттә 2 атна вакыт китә, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Йортыгызга һаман да җылылык килмәсә яки җылылык юкка чыкса, түбәндәге адресларга мөрәҗәгать юллагыз.

Хәбәрләр “Открытая Казань” системасына кабул ителә. Анда “Пуск тепла” дигән махсус бүлекчә булдырылган. “Моя Казань” чат-боты эшли. Мэриянең колл-үзәгенә 8 (843) 222-72-22 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Элемтә 8.00 – 20.00 сәгатьләрдә башкарыла, төнлә гаризаларны робот яздырып кала. Коммуналь тармактагы авария очраклары турындагы хәбәрләр тәүлек дәвамында кабул ителә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading