Су басуларга каршы шәһәр планы расланган, махсус комиссия оештырылган. Быелның март аеннан башлап елгаларның агым юллары, шулай ук ерганаклар төпләре чистартыла. Казан урамнарыннан кыш башыннан 1,5 миллион тоннадан артык кар чыгарылган, бу эш хәзер дә дәвам итә. Кискен су басулар килеп чыккан очракта Казанның һәр районында халыкны вакытлыча урнаштыру пунктлары тәгаенләнгән.
Тиз арада чаралар күрү гамәлләренә 82 эшче төркем оештырылган, аларга 123 берәмлек техника каралган. Җыелган суларны агызу өчен 112 берәмлек суырткыч, 600 басма-трап хәстәрләнгән.
Казан мэры Илсур Метшин:”Язгы су басуларга каршы әзерлек чаралары башкарылды. Нокса, Киндери һәм башка елгалардагы күперләр төзекләндерелде, әлеге корылмалар су басымына түзәргә тиеш. Шәһәрдән бөтен карны бер селтәнүдә чыгарып бетерү мөмкин түгел. Кар тиз эри башласа кече елгалар һичшиксез җанланачак. Шунлыктан без һәр төрле хәлләргә әзерлектә торырга тиеш”, – дип, мәсьәләгә җаваплы карарга чакырды.
Комментарийлар