16+

Сыер савудан дәүләт сатып алуларына кадәр: ясалма фәһем Татарстанда кайда кулланыла?

“Казан Диджитал Вик” форумына 60тан артык илдән киләчәкләр.

Сыер савудан дәүләт сатып алуларына кадәр: ясалма фәһем Татарстанда кайда кулланыла?

“Казан Диджитал Вик” форумына 60тан артык илдән киләчәкләр.

Татарстан башкаласында 29-31 октябрьләрдә “Kazan Digital Week – 2026” (“Казан Цифрлы атна”) халыкара форумы була. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак әлеге чара Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән Татарстан Хөкүмәте теләктәшлегендә үткәрелә.

Мөмкинлектән файдалан

– Бер мәйданда федераль һәм төбәк хакимиятләре вәкилләре, илебезнең һәм чит илләрнең компанияләре җитәкчеләре, инвесторлар, галимнәр, проектлар авторлары очраша. Шул рәвешле форум цифрлы технологияләр күргәзмәсе һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру мәйданы да булып тора.

Татарстан белгечләре, шулай ук студентлар уйлап тапкан проектлар бар. Инвесторларга таныштырганнан соң, әлеге проектлар гамәлгә ашырыла башларга да бик мөмкин, – диде Татарстанның Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Прессуха. фото Бадриев

Форумда дәүләт идарәсен, транспорт, сәнәгать, медицина, мәгариф, мәдәният тармакларын цифрлаштыру, кибериминлек, цифрлы сервис мәсьәләләре күтәреләчәк, технологик чишелешләргә ирешү өчен хезмәттәшлек тәкъдим ителәчәк.

Ясалма “фәһимә” сыер сава

Цифрлы технологияләр республиканың авыл хуҗалыгы тармакларына да керә бара.

– Ясалма фәһем сыер саву процессын күзәтчелектә тота, сөт җитештерүгә киңәшләр бирә. Инновацияләр игенчелектә дә кулланыла. Татарстандагы метиостанцияләр Россия төбәкләре арасында иң колачлы челтәрләрнең берсе. Форумда терлекчелек тармагын цифрлаштыру темасына “түгәрәк өстәл” утырышында катнашачакбыз, – диде “Республиканың мәгълүмат-хисаплау үзәге” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

Прессуха. Фото Бадриев

Сатып алуларда ярдәмче

Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов сөйләгәнчә, ясалма фәһем дәүләт сатып алуларында да “эксперт” ролен үти. 

– Ясалма фәһем документлар әзерләгәндә ялгышлар җибәрмәскә булыша. Узган ел “Казан Диджитал Вик” халыкара форумында 61 илдән 26 мең кеше катнашты. Форум елдан-ел  зуррак абруй яулый, быелгысына тагын да күбрәк илләрдән килерләр, дип уйланыла, – диде Искәндәр Баһаветдинов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading