16+

Табигать галәмәтләренә карамыйча, могҗиза көтәбез

Көтмәгәндә килде быел кыш. Дөресрәге, көтә-көтә зарыгып беткәч килде.

Табигать галәмәтләренә карамыйча, могҗиза көтәбез

Көтмәгәндә килде быел кыш. Дөресрәге, көтә-көтә зарыгып беткәч килде.

Ике-өч көн эчендә кары да шактый яуды, бураннары да хәтта юлларны капларга мәҗбүр итте.

Хәзер кызык: -9, -10 градуслык көннәрдә дә туңабыз. Организм җылыга шул дәрәҗәдә ияләшкән чөнки. -30, -35ләрне күзалдында да китерергә крукып торабыз. Быел әнә шулай кисәк кенә суытып җибәрде. Җитмәсә, әче җиле белән кары да үзәкләргә үтеп алды. Нибары берничә көн булды мондый һава торышы. Ләкин кинәт кенә килгән кар-бураннары Татарстан юлларындагы вазгыятьне катлауландырырга өлгерде. Трассаларда шул дәрәҗәдә буранлады ки, аварияләр арту сәбәпле, кайбер юлларны ябып та куйдылар.

Гадәттәгечә, ял көннәренә туры килә мондый хәлләр. Шәһәр халкы авылларына кайткан көннәрдә, әти-әниләр, туганнар янына кайтканда, кунакка йөрешкән кичләрдә. Кызганыч, әле теге, әле бу районнан, олы юллардан да, кечерәкләреннән дә үлемнәргә китергән юл һәлакәтләре турындагы хәбәрләр килеп торды. Кинәт килгән кар, көчле җилле буран фаҗигаләрне китерми кала алмады.

Инде тагын җылытып җибәрде. Он-лайн “синоптик”ларга карыйм да, бу көннәрдә һава торышы 0 градус тирәсендә тора. Кары эреп бетмәс инде аның. Җитмәсә, оффлайн синоптиклар янә бураннар турында кисәтә. Ноябрьдә, декабрь башында явасы кар үз нормасын үтәми калмас ул. Елның шул фасылларында булырга тиешле салкыннар да бераз соңга гына калгандыр. Шуңа күрә бигрәк тә юлда булучыларга сакланып йөрергә киңәш итәр идек. Кышкы юл – кышкы юл инде ул, беркемне дә аямый.

Ә күңел... Ә күңел Яңа елны көтә. 2026 ел Ат елы икән, белмәгән булсагыз инде. Табигать галәмәтләренә карамыйча, могҗиза көтәбез. Яңа ел аллары матур булсын иде. Тыныч, борчуларсыз гына булсын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading