«Татар йорт» фотобәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый.
Проектның төп максаты — татар авылларының уникаль йөзен, агач йортларын, тәрәзә йөзлекләрен һәм милли орнаментларын фотографияләрдә теркәп калу.
"Миллиард. Татар"ның баш мөхәррире Арслан Минвәлиев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә татар кодын тик эчпочмак яки чәк-чәк белән генә чикләүдән бар кеше дә арыды. Төбәкләрдә һәм дөньяның төрле почмакларында татарлыкның чын символы булып агач архитектура — заманча авылларда югалып бара торган уемлы капкалар һәм тәрәзә йөзлекләре тора. Бәйге нәкъ әлеге мирасны бөртекләп җыярга, халыкны үз тарихын бәяләргә өйрәтергә тиеш.
Авыллар — йөзен, орнаментлар мәгънәсен югалта Фотобәйге коллекционер Гөлшат Ногайбәкова инициативасы белән оештырыла. Ул татар авылларының үз йөзен югалтуы турында җан әрнүе белән сөйләде. Агач йортларның сайдинг һәм профнастил белән каплануы, уникаль агач йөзлекләренең типовик металл йөзлекләргә алышынуын күрү бик авыр, ди ул. Шулай ук орнаментның мәгънәсе бозылу проблемасы күтәрелде.
— Тәңречелек чорыннан килгән татар агач архитектурасының бер өлеше булган кояш һәм татар-ислам дөньясы булган лалә бүген җәмәгать бәдрәфе бизәлеше буларак кулланыла башлады, бу — милли мираска карата белемсезлек нәтиҗәсе, — ди Гөлшат Ногайбәкова.
Ясалма фәһем дә татар йортын дөрес сурәтләми — татар көнкүреш сурәтләрен башка халыкларның элементлары белән бутый. Бәйге барышында җыелган фотографияләр ясалма фәһем өчен дә дөрес база (фотобанк) булдырырга да ярдәм итәчәк, дип саный коллекционер.
Кыйммәтле мирас юкка чыга Төбәк тарихын өйрәнүче Аяз Хантимиров бу бәйге авылларның архитектура мирасын теркәү генә түгел, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү ролен дә башкарачак дип саный. Чөнки фотобәйгегә эшләрне Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россия төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә юллый ала. Аяз Хантимиров сүзләренчә, авылларның традицион кыяфәте бик тиз үзгәрә, кыйммәтле мирас юкка чыга.
— Узган елда мин Арча районында бер ташландыдык йортны күреп алган идем, аның бик кызыклы агач йөзлекләренә игътибар иттем. Быел шул наличникның берсен булса да алып, саклап калу максаты белән кире кайттым. Кызганычка, йортны инде җир белән тигезләгәннәр! Бер кыш эчендә барысы да юкка чыккан, — дип сөйләде төбәк тарихын өйрәнүче.
Белгеч тимердән ясалган заманча йөзлекләрнең милли семантиканы үзендә чагылдырмавын әйтә. Аның сүзләренчә, сатуда бүген 5-6 төрле стандарт тимер йөзлек кенә бар, ә элеккеге агач наличниклар һәр йорт өчен кабатлангысыз итеп ясалган. Әгәр дә XX гасырның 70-80 нче елларына карасак, һәр хуҗа үзе яшәгән йортка үзгә бизәк һәм индивидуальлек керткән.
Бәйге җиңүчеләренә — акчалата бүләкләр Оештыручылар профессионалларны да, һәвәскәр фотографларны да бәйгедә актив катнашырга, туган якның тарихи агач архитектурасын фотога төшереп җибәрергә чакыра.
Конкурста 5 номинация каралган :
"Тәрәзә йөзлекләре" — төрле бизәкле татар йөзлекләре фотосурәтләре.
"Иң матур татар йорты" — тарихи йөзен, үткән гасыр агач архитектурасын саклап калган йортлар.
"Өй каршындагы койма, капка" — татар авылының үзенчәлекле символы булган декоратив коймалар һәм капкалар.
"Югалтылган мирас" — инде юкка чыккан яки җимерелеп баручы тарихи агач биналарның фотолары.
"Иң матур татар урамы" — авылларыбызның элеккеге архитектура йөзен чагылдырган матур урамнар.
Җиңүчеләр өчен приз фонды:
1 урын — 30 000 сум
2 урын — 20 000 сум
3 урын — 10 000 сум
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар