16+

Татар дөньясы Казанга җыела: “Туган тел” җыены ниләр вәгъдә итә?

Өч көн дәвамында, 15, 16, 17 апрель көннәрендә, Казанда Дөньякүләм “Туган тел” җыены узачак.

Татар дөньясы Казанга җыела: “Туган тел” җыены ниләр вәгъдә итә?

Өч көн дәвамында, 15, 16, 17 апрель көннәрендә, Казанда Дөньякүләм “Туган тел” җыены узачак.

Чарага илебезнең 28 төбәгеннән һәм Татарстаннан, шулай ук чит илләрдән 800дән артык катнашучы – татар теле  һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, тәрбиячеләр, шулай ук төбәкләрдәге мәчет-мәхәллә каршындагы татар теле курсларын оештыручылар киләчәк.  Иң ерак төбәкләр – Иркутск һәм Алтай крае, иң зур делегация – Башкортстаннан. Ә инде чит илләргә килгәндә, Әзербайҗан, Австралия, Төркия, Кыргызстан, Казахстаннан катнашучылар көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров җыенның программасы белән таныштырып китте:
- Без әлеге җыеныбызны Тукай скверында, аннары соң Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәленә һәм Казан Кирмәне янәшәсендәге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башлап җибәрәбез. Шуннан соң делегатларыбызны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән ачылган Белем музеена, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай музейларына алып барачакбыз. Һәм инде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә әлеге җыеныбызның ачылышы булачак.

Ачылыштан соң фәнни-методик семинар уздырылачак. Шулай ук җыенга килүчеләр “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Акция үзе 24, 25, 26 апрель көннәрендә үтәчәк. Җыен кунакларына исә ни өчен “Татарча диктант”ка нәкъ шул текстның сайлануы, аны яздыру моделе, әлеге эшне оештыру мәсьәләре турында сөйләячәкләр.  Чөнки төбәкләрдә һәм чит илләрдә әлеге эшне оештыручылар, нигездә, нәкъ татар теле һәм әдәбияты укытучылары,  дип сөйләде Данис Шакиров.

Җыенның икенче көнендә исә бик зур чара – 13нче мәртәбә уздырыла торган Татар теле әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Аннары барлык катнашучыларны да дискуссион-методик мәйданчыклар эшендә катнашу көтә. Барлыгы 8 дискуссион мәйданчык эшләячәк.

- Бүгенге көндә татар теле укытучысы өчен, укыту процессын алып барудан тыш, милли мохитне булдыру һәм милли яшәү рәвешен саклау, баланы милләт вәкиле итеп тәрбияләү бик мөһим. Ләкин без бөтен эшне алар җилкәсенә генә өеп калдырмыйбыз. Бүгенге иң актуаль сорау: милли мәктәп нинди булырга тиеш? Милли мәктәп ул – фәннәр туган телдә укытыла торган мәктәп. Мондый мәктәпләребез бар, без аларның эшчәнлеге белән таныштырырбыз, бүгенге шартларда да моның мөмкин икәнен исбатларбыз. Укытучылар үзләренең инновацион проектларын һәм эш алымнарын тәкъдим итәрләр, - ди Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов та төбәкләрдәге татар теле укытучыларын чын батырлар дип атады.

- Аларга бер дә җиңел түгел. Татар телен алар каядыр бер сәгать, каядыр ике сәгать укыталар. Һәм без аларга таянабыз. Алар – татар дөньясын үз кулында тоткан, балаларга тәрбия биргән кешеләр. Алар тел генә өйрәтмиләр: “Син татар, синең мәдәниятең,  бай мирасың, синең гореф-гадәтләрең бар” дигәнне аңлатырга тырышалар. Менә шушы мохитне тудыручы безнең шәхесләребез алар, - дип ассызыклады ул. 

Аның сүзләренчә,  шуңа күрә төп басымны методик ярдәм күрсәтүгә ясарга омтылганнар. Максатыбыз – укытучыларыбызга монда кулланыла торган алдынгы педагогик алымнарны, аеруча цифрлы технологияләр шартларында эшләү тәҗрибәсен күрсәтү һәм аны мөмкин кадәр киңрәк тарату,  ди Сөләйман Рәхимов. 

Дискуссион-методик мәйданчыкларның беренчесе, әйтик, Фәннәр академиясендә булачак. 

- Фәннәр академиясе соңгы елларда укытучылар белән бик актив эшли башлады, чөнки без беләбез: Фәннәр академиясе ул –  фәнни нигез, ә укытучыларга фәнни нигезгә таянып эшләргә кирәк. Биредә Фәннәр академиясе үзенең соңгы эшкәртмәләрен, соңгы яңа буын дәреслекләрен тәкъдим итәчәк. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бик бай архивы, кулъязмалар үзәге бар. Бу архивтагы материалларны цифрлаштыру буенча да зур эшләр алып барыла. Дәресләр әзерләгәндә, проектлар эшләгәндә укытучылар өчен бу архив материаллары бик мөһим. Мәсәлән, төрле төбәкләрдә, төрле елларда чыккан иске газета-җурналларның электрон версияләрен карарга, кирәкле материалларны күчереп алырга мөмкин булачак. Шулай ук программада методик мәсьәләләргә, цифрлаштыруга зур басым ясала. Фәннәр академиясендә укытучылар үзләре кулланган дәреслекләрнең авторлары белән турыдан-туры очраша, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак, - дип сөйләде Сөләйман Рәхимов. 

Тагын бер кызыклы мәйданчык — Ислам университетында оештырыла. Соңгы елларда мәчетләр каршындагы курсларда, мәдрәсәләрдә татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ арткан. Ислам университетында мәчет-мәдрәсәләрдә татар телен укыту өчен махсус әзерләнгән яңа дәреслек  белән таныштырачаклар. Бу чара якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен дә бик файдалы булачак. Моннан тыш, кунакларны татар гимназияләре, мәктәпләре, балалар баклараы тәҗрибәсе белән дә таныштырачаклар. Форум җомга көнне пленар утырыш белән тәмамланачак.


Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading