16+

Татар шигъриятендә үз сукмагын салучы: Илсөяр Иксанова иҗатына күзәтү

Илсөяр Иксанова татар шигъриятенә үзенең самими, күптөрле хисләр палитрасына ия күңел лирикасы белән килеп керә һәм еллар дәвамында шигърият мәйданында үз сукмагын сала.

Татар шигъриятендә үз сукмагын салучы: Илсөяр Иксанова иҗатына күзәтү

Илсөяр Иксанова татар шигъриятенә үзенең самими, күптөрле хисләр палитрасына ия күңел лирикасы белән килеп керә һәм еллар дәвамында шигърият мәйданында үз сукмагын сала.

Бер-бер артлы дөнья күргән «Ышанасы килә» (1991), «Кышкы канәферләр» (1999), «Син – язган язмышым» (2003), «Кырык кыл» (2008), «Гомер сурәте»  (2018),  «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» (2024) кебек шигырь китаплары шуны дәлилли. Шагыйрәнең беренче карашка гади, әмма катлаулы фәлсәфилеккә ия шигырьләре яшәү мәгънәсен, яшәештәге таяну нокталарын эзли, кешенең олылыгы, яшәүнең матурлыгы турында сөйли.

Татар шигъриятенә романтизм традицияләрен лаеклы дәвам итеп килгән Илсөяр Иксанованың шигърияте әкренләп гражданлык лирикасына игътибарын көчәйтә. Төрле юнәлешләрдә, агымнарда иҗат итү сыйфаты белән ул үзен талантлы Шагыйрә итеп таныта. 

«Үткелләрне үтү – дөнья көтү» китабы да шагыйрәнең шушы юнәлешләрне янәшә үстереп баруын дәлилли. Китапның беренче битләреннән үк: «Кайчак кычкырасы килә / Сүз белән аңлатасы. / Бу чуар дөньяны бары / Җан белән агартасы шул, / Җан белән агартасы», - дип мәйданга чыккан лирик герой Ш. Бабич, С. Рәмиев, Такташ, И.Юзеевларның хөр фикерен тергезеп җибәрә. Һәм бу сыйфат җыентыкка тупланган шигъри үрнәкләрне берләштерүче төп хасият булып калка: нинди генә юнәлештә язылган шигырь булмасын, ул хөр карашлы, үзфикерле лирик герой тарафыннан бәян ителә. 

Җыентыкның исеменә үк чыгарылган үткел образы мең мәшәкатьләр-проблемалар, табулар-югалтулар, әрнүләр-сызланулар белән тулы, сикәлтәле дөньяда һәр кешенең үз яшәү сукмагы, гомер көтү юлы булып кабул ителә. Китапка тупланган шигырьләр бу сукмакның бик тар, кылдан нечкә, кылычтан үткен булуы турында сөйләп, катлаулы яшәештә дөрес юлдан баруның адәм баласы өчен иң катлаулысы икәнен төшендереп куя.  

Югалту һәм сызлану, өмет һәм омтылыш, хакыйкать һәм мәхәббәт кешенең бу тормыштагы күңел дөньясын, рухи яшәешен иңләп баручы төп халәтләр итеп  аерып куела. Шушы халәтләр сөйгән ярга, балага, әнигә, туган телгә, туган җиргә, милләткә, тарихка, җәмгыятьтәге вазгыятькә мөнәсәбәтле туа һәм кешене гомер буе озата бара. 

Романтик шигырьләрдә лирик герой ваемлы, үзен әйләндереп алган дөньяга аек карашы һәм мөнәсәбәте булган шәхес буларак ачыла. Мисал өчен, «И бу җаным...», «Хушлашу», «Киләчәктән шигырь», «Китмә миннән», «Мәңгелек моң», «Кышкы яңгыр», «Туган йорт», «Авыл иртәсе», «Юк», «Көтү»», «Эзләр идем сине», «Ачы учак», «Авылдан китү», «Туган илем» һ.б. шигырьләрдә аның  кичерешләргә бай күңел дөньясы сурәтләнә. Үткәннәрне сагынып, сызланып яшәүче сентименталь лирик герой караңгы һәм катлаулы, сикәлтәле тормышта яшәү терәген мәхәббәткә тугрылыкта (сөйгән ярга, туган илгә, туган җиргә, туган нигезгә мәхәббәт), өмет белән яшәүдә таба. Мондый шигырьләр мәхәббәтне, үткәннәрне кеше яшәешендәге иң олы кыйммәт итеп күтәрә, ышаныч һәм өметне алдагы көнгә илтүче төп көчләр, таяну ноктасы төсендә тәкъдим итә. 

Үзем белән «Хушлашу», «Кышкы канәферләр», «Матурлык», «Их, гомер» һ.б. шигырьләрдә үз күңелендә матурлык һәм ихласлык тойгысын йөрткән лирик герой кичерешләре алга куела. «Бер тамчы яшь җитә икән кайчак / Эретергә кеше җаннарын. / Ләйсән тамган җаннар әй сафланды, / Матурлыкны шунда аңладым. / Һәр кешедә бер матурлык яши, / Яңгыр көтеп яши – бөредә. / Ләйсән булып ява алу кирәк / Кеше матурлыгын күрергә», - диюче лирик герой кешелеклелекне, күңелдә матурлыкка омтылышны саклап калырга чакыра. Моны ул дөньяны камилләштерү һәм яшәтү юлы итеп күрә. Матурлыкны тою һәм башкаларга җиткерү хасияте йөрәгендә шушы матурлыкны яшәтә алган, кулында каләм йөрткән, үз фикерен татар укучысына ирештерә алган, «бу җирнең сәях бер юлчысы, самим бер кызы» булган шагыйрәнең омтылышы булып кабул ителә. Мондый сыйфатларга ия кеше И.Иксанова шигырьләренә ак күбәләк сыйфатында килеп керә.  

Татар шагыйрьләре әдәбият тарихының буеннан-буена төгәл гражданлык позициясенә ия булган, әйдаман төсендә халыкны үз артыннан туры юлга күндергән. Көн кадагына суккан мәсьәләләргә ирләрчә оператив һәм кыю мөнәсәбәт белдерүе ягыннан Илсөяр Иксанова гражданлык лирикасына яңа сулыш өрә. Аның иҗатында гражданлык лирикасының башы 1990 елларга барып тоташа. ХХ гасырның туксанынчы елларындагы хөр рухлы шигырьләрендә үк ул татар җанлы, татар рухлы шагыйрә булып ачыла. Мондый шигырьләрдә лирик герой анык һәм ачык гражданлык позициясенә ия, үз халкының киләчәге өчен җан атып торучы шәхес булып күтәрелә. Һәм бу сыйфат еллар үткән саен ныгый һәм көчәя генә бара.

«Үткелләрне үтү – дөнья көтү» китабына тупланган шигырьләрдә татар халкы, милләт өчен кыйбла билгеләү – кешелек һәм ил тарихы, дөнья мәдәнияте белән бәйләнештә тәкъдим ителә. Шушы юлда И.Иксанова үз фикерен символларга төреп әйтүгә корылган икенчел эчтәлек алымын актив куллана. Бу алым аның шигъриятен хис кенә түгел, фикер ягыннан тирәнәйтә, катлауландыра. Мисал өчен, «Эт каргышы», «Ат елы», «Еллар», «Тукайга», «Өзелү», «Аягүрә кирәк калырга!», «Илдә буран...», «Татар көрәше», «Өрәм», «Дәүләтсез илнең күрке булмас!», «Ачы гамь» кебек иҗтимагый эчтәлекле шигырьләрдә татар халкы, аның хәл-халәте, бердәмлек, иҗтимагый вазгыять хакында уйланулар алгы планга чыга, шагыйрә укучының игътибарын бүгенге татар җәмгыятен борчыган көнүзәк проблемаларга юнәлтә. Мондый шигырьләрдә лирик герой катгый гражданлык позициясенә ия, милләт гаме белән яшәүче, милләт язмышы өчен сызланучы шәхес булып калка: «Язмышка язылган, күрәсең, / Гамьнәрнең ачысын йотарга. / Үтеңне сытардай ачыдан / Сискәнү / Күп вакыт коткара». «Ачы гамь» шигыреннән алынган әлеге юлларда балан язмышы – татар язмышы янәшәлеге милли яшәешнең бөтен асылын ачып бирә. Шигырьдә сүз алып барылган сискәнү халыкның киләчәгенә өмет булып укыла. 

И.Иксанова шигырьләренең сәнгати кыйммәте аерым әһәмияткә ия. Шигырьләрнең сәнгати эшләнешен «җырлап торган» матур тел, саф әдәби стиль көчәйтә. Хис-кичерешләр байлыгы, сурәтләрнең нәфислеге, фикернең самимилеге белән, массачыл, үзешчән шигърият активлашкан чорда, И.Иксанова шигырьләре эстетик яктан зәвыклы укучы тәрбияләүгә юнәлтелә. Бу яктан шагыйрә әдәби традицияләрне яңа алымнар белән баета. Мисал өчен, иҗтимагый эчтәлекле әсәрләрдә икенчел эчтәлек, ягъни фикерне билгеле бер образлар артына яшеренеп, эзоп теле аша җиткерү, сүзләрнең текст эчендәге мәгънәләрен уйнату алымы, сүз уены еш кулланыла: «Баллана алмыйбыз, / Гамь ачы, / Шуңа да гел балан тәмле без».  

Романтик шигырьләрдә лирик герой кичерешләре, хәл-халәте сүзләр-образлар, хәтта авазлар кабатланышы аркылы көчәйтелә. Шагыйрә текст төзелешендә охшаш яңгырашлы авазлар кабатлануына нигезләнгән аллитерация алымыннан уңышлы файдаланып, сихерле аһәң тудыра: «И бу җанның сиңа талпынуы, / И бу җанның тулып түгелүе»; «Син минем сүзләргә сыймас хисемдер, / Син минем җырларга сөймас моңымдыр, / Син минем дөньяга сыймас шатлыгымдыр, / Син минем җаннарымнан өзелгән аклыгымдыр». Яки: «Дәүләтсез илнең күрке булмас!» / Казаны булыр, бүрке булмас». Гомуми фонда болар татар поэзиясендә алга таба романтик шигъриятне үстерә торган сыйфатлар булып күзаллана. 

Нурфия Йосыпова,
филология фәннәре докторы,
Казан федераль университеты профессоры

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading