16+

Татарстан базарлары халыкара дәрәҗәгә күтәрелә

Казанда капиталь төзекләндерүдән соң Мәскәү базарының лабаз бинасы ачылды.

Татарстан базарлары халыкара дәрәҗәгә күтәрелә

Казанда капиталь төзекләндерүдән соң Мәскәү базарының лабаз бинасы ачылды.

Корылма 1976 елда сафка бастырылган, үз дәверендә капиталь төзекләндерү күрмәгән. Биредә элеккеге сәүдә күренешенең әсәре дә калмаган. Барлык коммуникацияләр, тәрәзәләр алмаштырылган. Җилләтү системасы, кондиционерлар урнаштырылган, шунлыктан һава саф. Ветеринария лабораториясе яңартылган.

Беренче катта Татарстан һәм Идел буе фермерлары продукциясе тәкъдим ителә. Гадәттәгечә, ит-сөт, ит һәм сөт продуктлары, балык, көньяк җиләк-җимешләре, яшелчә һәм чәчәкләр сатыла. Икенче катта чәй яки кәһвә эчеп ял итеп утыру өчен мәйданчык (фуд-зона) булдырылган.

– Мәскәү базарында инде 45 ел сәүдә итәм. Әзәрбайҗаннан килеп, тәмам Казан кешесенә әверелдем.  Сатучылар өчен ял итү, киенү, туклану, душ һәм бәдрәф бүлмәләре барлыкка китерелде. Бу хәзер безнең гадәти базар гына түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге сәүдә комплексы, – ди Камандар.

Лабаз корылмасына керү ишекләре саны арттырылган: Шамил Усманов, Энергетиклар урамнары, “Түбәтәй” бинасы тарафларыннан кереп була. Мәскәү базары атна дәвамында ачык. Автомобильләр куеп тору өчен түләүле 85 урын барлыкка китерелә. Территорияне сквер рәвешендә төзекләндерүгә керешелгән. Палатка-чатырлар бетерелә, алар урынына җылы павильоннар урнаштырыла. Шамил Усманов урамында тротуарда үз бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчә сатучы әбиләргә дә базар территориясендә махсус сәүдә рәтләре булдырылачак. Мәскәү базары территориясендә көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә оештырылачак.

Казанга килгән мәскәүлеләр, әгәр бездәге Мәскәү базары лабазына керсәләр, үзләрен Россия башкаласының “Даниловский” базарындагы кебек хис итәчәкләр. Реконструкция эшләрен бер үк оешма башкара. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading