Пленар өлеш башланганчы депутатлар музей директоры Айдар Әхмәдиев озатуында реконструкциядән соң ачылган Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее эшчәнлеге белән таныштылар, экспозиция куелган залларны карадылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар.
Комитет утырышында Татарстан Республикасында музейлар эшен үстерү мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар. Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан музейлар челтәре – Россия Федерациясендә иң борынгы һәм иң эреләрнең берсе, хәзерге вакытта ул 13 дәүләт һәм 51 муниципаль музейны үз эченә ала. Республикада, структур бүлекчәләрне дә кертеп, барлыгы 182 музей бар. Шуларның 99ы – шәһәр җирендә, 83е-авыл җирлегендә урнашкан.
2025 елның 1 декабренә төп фонд предметлары саны – 2184123. Хисап чорында комплекслы автоматлаштырылган Музей мәгълүмат системасының электрон мәгълүмат базасына 1883589 музей әйберләре кертелгән. «2025 елда Татарстан Республикасы музейларының фәнни-фонд бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федерациясе Музей фондының дәүләт каталогына 1088285 саклау берәмлеге кертелде, бу төп фонд әйберләренең гомуми саныннан 68,51% тәшкил итә, – дип басым ясады Дамир Натфуллин. – Фонд күләме буенча республика Идел буе федераль округында беренче һәм Россия Федерациясендә бишенче урынны алып тора».
ТР мәдәният министры урынбасары сүзләренә караганда, соңгы елларда музей челтәре Спас манарасы музее, Л.Н.Толстой музее, Әл Мәрҗани мәчете музее, Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәге кебек эре объектлар белән тулыландырылган.
Комментарийлар