16+

Татарстан юлларындагы тәртипсезлек бетәрме?

Татарстан юлларындагы иминлек темасы соңгы елларда аеруча кискен тора.

Татарстан юлларындагы тәртипсезлек бетәрме?

Татарстан юлларындагы иминлек темасы соңгы елларда аеруча кискен тора.

Татарстан ЮХИДИ матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары аерым шоферлар гына түгел, ә кайбер оешмалар өчен дә даими күренешкә әверелә бара. Болар очраклы хаталар турында түгел, ә идарә итү культурасы һәм җаваплылык дәрәҗәсе турында сораулар тудыра.

Антилидерлар: саннар нәрсә сөйли?

Анализ күрсәткәнчә, хокук бозулар саны буенча берничә оешма аерылып тора. Алар арасында йөздән артык очрак теркәлгән компанияләр дә бар. Бу — көн саен диярлек кагыйдә бозу дигән сүз. Әйтик, Казанда теркәлгән «Лаборатория РТХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте йөртүселәре буенча 2026 елның ике ае эчендә генә дә 116 хокук бозу очрагы теркәлгән. Алардан чак кына калышкан Лаешның «Казан май комбинаты» оешмасы «шумахерлары» 64 тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре күз уңына эләккән. Антилидерлыкның өченче урынында - башкалада эшләүче «СТР» шоферлары, алар 60 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. 

Мондый күрсәткечләр транспорт дисциплинасының системалы рәвештә бозылуын күрсәтә. Бу очракта гаепне аерым шоферларга гына аудару дөрес булмас иде. Чөнки күпсанлы хокук бозулар — оешма эчендәге контроль системасының эшләмәве билгесе.

Казан — проблема үзәгеме?

География дә кызыклы картина күрсәтә. Хокук бозуларның күпчелеге Казанда теркәлгән, 5 оешма даими рәвештә юл кагыйдәләрен боза икән. Моның сәбәпләре аңлашыла: зур транспорт агымы, тыгыз хәрәкәт, вакытка өлгерү басымы. Әнә шуңа юлда шумахерлар җилдерә дә инде. Газель, КаМАЗларның кала юлларында төрле маневрлар ясап, әйтик, бормалы-сырмалы йөрүләренә карап таң каласың. Ул бит зур йөк машинасы, юлда бер-бер тоткарлык килеп чыкса, туктатып та булмый. 

Казаннан районнар да читтә калмый. Биектау, Алабуга, Лениногорск һәм Менделеевскта да шактый актив бозулар күзәтелә. Бу инде проблема бөтен республикага хас икәнен күрсәтә. Әйтик, Алабуганың «АВП Группа» дип аталган оешмасы 32 тапкыр "гаишник"лар кулына эләккән. 

Оешмалар арасында хокук бозуларның иң киң таралган төрләре

1. Тиешле тизлекне арттыру
Бу – иң еш очрый торган хокук бозуларның берсе. Аны камералар да, ЮХИДИ инспекторлары да терки. Мәсәлән, “Лаборатория Р ТХ” ҖЧҖ машина йөртүчеләре еш кына тизлек чикләнгән участокларда тизлекне арттырган.

2. Туктау һәм машина кую кагыйдәләрен үтәмәү
Күп кенә оешмалар машиналарын тыелган урыннарда калдыра. Бу штрафларга һәм машиналарны эвакуацияләүгә китерә. Бигрәк тә бу проблема Казанның кеше күп яшәгән районнарында сизелә. Февраль аенла Салават Күпере микрорайоны территориясендә юллар һәм ишегаллары вакытында чистартылсын өчен, тәртип бозучы транспорт чараларына карата катгый чаралар күрелде: кар чистартуга тоткарлык китергән 10га якын эре йөк машинасы махсус стоянкага эвакуацияләнде.

Әлеге хәл бер карашка гади кагыйдә бозу кебек тоелса да, аның нәтиҗәләре күпкә киңрәк. Авыр техника юл кырыенда калдырылган очракта, коммуналь хезмәтләр техникасы эшли алмый, кар вакытында алынмый, ә бу исә юлларда хәрәкәт иминлеген киметә, бөкеләр һәм аварияләр куркынычын арттыра.

3. Кызыл утка чыгу
Кайбер машина йөртүчеләр светофор сигналларын игътибарсыз калдыра. Бу аварияләргә китерергә мөмкин. Мондый очраклар “Викара” ҖЧҖ һәм “Юлташ Логистик” ҖЧҖ арасында ешрак күзәтелгән.

4. Руль артында телефон куллану
Кисәтүләргә карамастан, кайбер машина йөртүчеләр машина йөрткәндә телефон куллануын дәвам итә. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, әлеге хокук бозу “ПСО Казан” ҖЧҖ өчен хас.

5. Куркынычсызлык каешын эләктермәү
Кайбер шоферлар куркынычсызлык каешын эләктерми йөри. Бу “Казан май комбинаты” АҖ шоферларында теркәлгән. 

Ни өчен оешмаларда мондый хәл күзәтелә?

* Шоферларга карата контроль җитмәү
* вакытка сыешу һәм табыш артыннан куу өчен иминлек кагыйдәләре санга сукмау
* профилактика эшенең булмавы

Әгәр оешмада теркәлгән машиналар көн саен кагыйдә боза икән — бу инде статистика түгел, ә борчу тудыра торган билге.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading