16+

“Татарстан Рәисе Кубогы”на старт бирелә

Махсус хәрби операциядә катнашучылар инде спортны яулый.

“Татарстан Рәисе Кубогы”на старт бирелә

Махсус хәрби операциядә катнашучылар инде спортны яулый.

Россия Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операциядә катнашучылар белән спорт бәйгеләре оештыру кирәклеге турындагы күрсәтмәсе нигезендә,  республикада “Татарстан Рәисе Кубогы” расланды.

Башта махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның районнарда сайлап алу ярышлары уза, финал сентябрь башларында Казанда була. Көч сынашулар спортның волейбол, футбол, армрестлинг, өстәл теннисы, ядрә ату, йөзү, нарды һәм следж-хоккей төрләреннән билгеләнгән. Чукраклар, сукырлар һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен махсус ярышлар каралган. Бәйгеләрдән: армрестлинг – Чаллыда, өстәл теннисы – Байлар Сабасында, йөзү – Әлмәттә һәм нарды Казанда үткәрелә.

– Турнир 19 июльдә Әлмәттә “Мирас” спорт сараенда йөзү бәйгесе белән башлана. Казанда 17 августта узачак следж-хоккей очрашуына Мари Эл Республикасы һәм Түбән Новгород командалары да киләчәк. Җиңүчеләргә акчалата премияләр каралмаган, ләкин истәлеккә бүләкләр биреләчәк, – диде республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр арасында спорт ярышлары оештыруны бик хуплады. Бу ачык турнир, бәйгеләрдә махсус хәрби операциядән вакытлы ялга кайткан кешеләр дә катнаша ала. Фонд социаль ярдәм күрсәтү белән актив шөгыльләнә, спорт бәйгеләре оештыру да даими төс алачак, – диде “Ватан сакчылары” (“Защитники Отечества”) фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Хокук саклау органнарында эшләгән Әнвәр Мөхәммәтҗанов үз теләгендә махсус хәрби операциягә киткән. Һөҗүм вакытында мина шартлаудан бер аягы тездән түбән чәрдәкләнгән, табиплар аның аягын кисәргә мәҗбүр булган.

– “Ватан сакчылары” фондына да рәхмәт! Төрле мәдәни чаралар оештырып торалар. Алар тәкъдимендә спортның ишү төреннән шөгыльләнә башладым. Тиздән федераль ярышка китәбез. Без чемпионнар түгел, спортта күңел хакы өчен катнашабыз, махсус хәрби операция ветераннары белән очрашып-күрешүләр йөрәкне җилкендерә, рухи куәт бирә. Ярышларда әле бүген дә госпитальләрдә дәваланучылар да катнаша. Бу шулай кирәк тә, төшенкелеккә бирелергә ярамый, – диде Әнвәр Мөхәммәтҗанов.

Россиядә 2026 елда “Ватан сакчылары Кубогы” федераль бәйгесен һәм “Без бергә. Спорт” халыкара турнирын колачлы итеп үткәрү планлаштырылган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading