16+

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне бәйрәм программасы

Казанда 30 августта 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы өслегендә салют аттырыла.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне бәйрәм программасы

Казанда 30 августта 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы өслегендә салют аттырыла.

  • 30 август — Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне быел «Татарстан мәхәббәтем — үзенә гашыйк итүче республика. Казан мәхәббәтем — үзенә гашыйк итүче шәһәр» шигарьләрендә уза.

Ватанпәрвәрләр булыйк!

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Россиядә 2026 ел — Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьләеге елы рухында мәдәни-спорт чаралары бара.

— Ватанпәрвәрлеккә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә игътибар бирелә. Бердәмлекне саклау, мәдәниятне һәм һөнәрчелекне үстерү мөһим. 30 августтагы мәдәни программа шушы максатларны күздә тотып әзерләнде, — диде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

День Республики. Фото: ТИ

Казан 30 август колачында

  • «Елмай» балалар паркында 29-30 августларда 10.-20.00 сәгатьләрдә «Тау Фест» гаилә китап фестивале була. Анда язучылар белән очрашулар, китап сәүдәсе оештырыла. 

Иске Татар бистәсендә 29-30 августларда 10.00 сәгатьтә «Печән базары» үзенең «капкасын» ача. Анда һөнәрчеләр ярминкәсе, мәдәни программа, Милли музей күргәзмәсе тәкъдим ителә. Авыллар һөнәрчеләре дә үзләренең эшләнмәләрен алып килә.

Татарстан урамындагы Тинчурин театры каршындагы мәйданда бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә башлана. «Уйнагыз, гармуннар!» мәдәни чарасында Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 1 мең гармунчы катнаша. Алар 13.00 сәгатьтә гармуннарда уйнап, Кабан күле буйлап, Камал театрының яңа бинасына таба кузгала. Гармунчылар килеп җиткәч, Камал театры каршындагы мәйданда концерт куела.

— Артистлар баштарак гармунчылар йөреше әйдаманы булырга салкынрак караганнар иде. Хәзер ашкынып торалар, 3 кандидат сайлап алдык. Шулардан кемнең гармунчылар йөреше әйдаманы булып калуы әлегә сер булсын, — диде Ирада Әюпова «Шәһри Казан» хәбәрчесе соравына җавап биреп.

День Республики. Фото: ТИ

Тинчурин театры каршындагы мәйданда мәдәни чараларга гармунчылардан соң «Наше время — Безнең заман» иҗади эшче яшьләр конкурсының финалистлары концерты ялганып китә.

Кабан күле — күңел түре

— Кабан күле буйлары боҗра паркны хасил итәчәк, ул 5 чакрым. Биредә күп өлеш төзекләндерелде, Кабан күле буйлары казанлыларның һәм туристларның яраткан урынына әверелде, — дип, бәйрәм программасы белән таныштыруны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов дәвам итте.

28 августта 20.00 сәгатьтә Казан мэриясе дивары төрле ут-сурәтләр белән балкытыла. 

Игенчеләр сарае каршында 29 августта 11.00 — 17.00 «Ике Кремль» мотофестивале үткәрелә. 

30 августта 19.30 сәгатьтә шул ук Игенчеләр сарае каршында «Казан көзе» халыкара опера фестивале башлана.

«Урам» экстрим-паркында 10.00-22.00 сәгатьләрдә урам мәдәнияте музыка фестивале була.

«Казан» ипподромында Татарстан Рәисе призына атлар чыбышы 14.00 сәгатьтә үткәрелә.

Иске Татар бистәсендә 15.00 сәгатьтә инде «Казан сөлгесе» фестиваленә рәхим итегез! 

День Республики. Фото: ТИ

«Казан» гаилә үзәге

30 августта «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда мәдәни чаралар 15.00-22.00 сәгатьләрдә бара. Биредә сәүдә ярминкәсе дә оештырыла. Концертта республиканың сәнгать осталары һәм Uma2rman төркеме чыгыш ясый. 30 августта Сибгат Хәким урамы һәм «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйдан транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Казансуда кече күләмле көймәләрнең йөреше дә туктатыла. 

  • Казансу елгасы өслегендә 22.00 сәгатьтә салют аттырыла.

Саклык һәм җаваплылык сорала

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полициясе җитәкчесе урынбасары Марат Фәтхуллин сөйләгәнчә, бәйрәм чараларында җәмәгать тәртибен 2,5 мең полиция хезмәткәре саклаячак.

— Халык кергәнче мәйданнар тикшерелә. Тамашачылар да тикшереп кертелә. Үзең белән зур сумкалар, спиртлы эчемлекләр, очлы әйберләр алып килергә ярамый. Зур этләр ияртеп килмәгез. Исерек хәлдәге кешеләр тамаша мәйданына кертелми. Тирә-юньдә хуҗасыз сумкалар, тартмалар күрсәгез, аларны һич тә ачып карамагыз, хокук сакчыларына хәбәр бирегез. Балаларыгызга игътибарлы булыгыз, күз уңыннан ычкындырмагыз. Балагызга «Югалсаң, полиция хезмәткәренә килеп әйт» дип, алдан ук кисәтеп куегыз, — диде Марат Фәтхуллин.

Җир өсте транспорты 22.30 сәгатькә кадәр эшли. Салюттан соң автобуслар китерелә.

брифинг. Фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading