16+

«Рубин» фанатлары төшенке күңел белән кайтып китте

Бүген «Рубин» үз аренасында Мәскәүнең «Динамо» командасын кабул итте.

«Рубин» фанатлары төшенке күңел белән кайтып китте

Бүген «Рубин» үз аренасында Мәскәүнең «Динамо» командасын кабул итте.

Уен соң башлануына (19:30) карамастан футбол карарга 6000-7000 тирәсе кеше килгән.  

Рубин соңгы уенын 16 сентябрь үткәргән  иде. Шуннан соң командалар 1 ай тирәсе отпускка киттеләр ( бу халыкара матчлар белән бәйле яллар).

Матчны карарга мөхтәрәм  кунаклар: ТР Рәисе- Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич, Казан шәһәре мэры - Метшин Илсур Рәисович, "Рубин" клубы президенты - Сафиуллин Марат Әдипович та килгәннәр. 

Рубин фото соцсети

Уен бик сәер башланып китте.

Ике команда да отпусктан соң,  футболның нәрсә икәнен онытканнар кебек тоелды. Рубин тарафыннан 1-2 яхшы мөмкинлек булды, тик нәтиҗәсез. 

Беренче таймның утызынчы минутында  "Динамо" сакчысы Хуан Касерес бәргәннән соң, туп "Рубин" сакчысы Жихангир Урозовка тиеп безнең капкага керде, исәп 0:1 булды. Моның белән генә начар хәлләр тәмамланмады... 

Утыз җиденче  минутта "Рубин" уенчысы кызыл карта алып, Казан  командасын  азчылыкта калдырды.  Беренче тәнәфескә командалар 0:1 исәбе белән китте. 

Икенче таймда "Рубин" уенчылары гол кертергә тырышты, әмма булдыра алмады. Хәтта Франк Артига яңа уенчыларны: (Сальседо, Бабаев ( "Динамо" дан арендага алынды- икесе нең дә дебют уеннары, Безруков, Кузнецовны) да чыгарып карады, әмма уңышсыз. "Динамо " да исәпне арттырмады. 

82 минутта Мәскәү командасы да азчылыкта калды,

Рубенс "Рубин" уенчысы Безруковның иягенә терсәге белән сукты. Кызганыч, Артига егетләре тигез составта да исәпне тигезләмәделәр. 

Шулай итеп, матч 0:1 тәмамланды. "Рубин", эшләрен ташлап, яраткан командасы өчен җан атарга килгән халыкны, мөхтәрәм кунакларны сөендерә алмады. Шунысын  да искә алырга кирәк "Рубин" дүртенче уен инде җиңә алмый. Бу бик күңелсез вакыйга. 

Шушы уеннан соң "Рубин" турнир таблицасында 12 очко белән 6 урында , ә "Динамо" 22 очко белән беренче урында  бара.

"Рубин" киләсе уенын 18 октябрь Мәскәүдә "Спартак" командасына каршы уздырачак. Уен 18:30 башлана.

Искәндәр Зиннуров

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading