16+

Кыямовлар гаиләсендә сөенче!

Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямов һәм җырчы Сөмбел Кыямованың кызлары туды.

Кыямовлар гаиләсендә сөенче!

Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямов һәм җырчы Сөмбел Кыямованың кызлары туды.

Сабыйга Гөлсем исемен кушканнар. Гаиләнең шатлыгын уртаклашып, Идел Кыямов белән хәбәргә чыктык.

– Шатлыклы хәбәрне Мөршидә Кыямовадан белдек. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул: “Ниһаять, бездә дә кыз бала булды”, - дип язган. Көтеп алынган кыз инде, димәк?

– Нәселдә кызлар бар иде, әмма нәкъ Кыямовлар гаиләсендә кыз юк иде әле. Без энекәш белән икәү үстек. Беренче балабыз – малай булды. Кызмы, малаймы – мөһим түгел. Бала һәрвакыт көтеп алынган була, шуңа күрә сау-сәламәт булсын дип телибез. Әлбәттә, кыз бала туганга куанабыз, сөенәбез. Әти-әнинең ике улыннан тыш, кызлары да булды менә хәзер!

– Икенче бала әтисе булу нинди хисләр уята?

– Әлбәттә, күңелле хисләр һәм шул ук вакытта зур җаваплылык та. Үзебез күреп торабыз, катлаулы вазгыятьтә яшибез. Моңа өстәп, көндәлек мәшәкатьләрдән тыш та, бераз «йөгереп» алырга туры килә. Бала тугач бирелә торган өстәмә түләүләрне алыйм дисәң дә, кәгазь артыннан чабарга кирәк. Бала тудыру йортыннан: «Атнага ике тапкыр педиатр киләчәк», – дип куандырып җибәрсәләр дә, алай түгел икән. Мондый таләп имин булмаган гаиләләргә генә кагыла икән. Тулаем алганда, бала – ул һәрвакыт зур җаваплылык. Матур гына үстерергә насыйп булсын. Ир-атның төп бурычы – гаиләсен акча белән тәэмин итү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Бу юнәлештә эшлибез, шөкер.

– Гөлсем дигән исем кушкансыз. Ни өчен бу исемгә тукталдыгыз һәм кем сайлады?

– Исемне бик озак сайладык. Татар исемнәре җыентыгын да актарып чыктык. Гөлсем исеменә тукталырга булдык. Сөекле Пәйгамбәребезнең бер кызының исеме дә Гөлсем булган. Гомумән, Гөлсем исеме чәчәк дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – яраткан чәчәк. Яңгырашлы булсын өчен «Сөмбел – Гөлсем», «Идел – Ихсан» вариантларына тукталдык. Күп кенә исемнәрне карадык, әмма кабатланасы килмәде. Әле бер кызык хәл дә булды. Җәен туган-тумача белән мәҗлескә җыелган идек. Шул вакытта абый: «Гөлсем кайда соң?» – дип, Сөмбелне эзләгән иде. Күрәсең, колакка кереп калган.

– Хәзер партнер белән бала табу популяр. Сезнең дә шулай булмадымы?

– Бала табу – бик интим процесс. Шуңа күрә мин «партнёрские роды» яклы түгел. Гомумән, анда катнашучы ир-атларны аңлап бетермим. Хатын-кызга болай да уңайсыз, ире дә шунда басып торса... Бик үк дөрес әйбер түгелдер. Элек кендек әбисе булган, тулаем, бу эштә хатын-кызлар гына катнашкан. Шуңа күрә бу ир-ат өчен сер булып калырга тиештер. Без традицион кыйммәтләр яклы.

Кыямов. Фото с архива

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading