Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисовага гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, дистанцион кабул итүләр һәм халык сорауларын карау тәртипләренә аңлатмалар бирүен сорап мөрәҗәгать иттек.
Коммуналь хезмәтләр тарифлары, түләүләрне исәпләү һәм электр челтәрләренә тоташтыру — халыкны борчыган төп мәсьәләләр — Лилия Петровна, быел күпме мөрәҗәгать керде, халыкны нинди сораулар борчый? — Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү — Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. 2026 елның 1 августына безгә 1,1 меңгә якын мөрәҗәгать керде. Халыкны, нигездә, коммуналь хезмәтләргә кагылышлы тарифлар кызыксындыра: индексация, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне хисаплау, шулай ук тәгаен торак пунктларда коммуналь хезмәтләр күрсәтү.
Республика шәһәрләрендә һәм районнарында электр белән тәэмин итү челтәрләренә технологик тоташтыру, транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча да мөрәҗәгатьләр килә.
Гражданнарның торак фондын карап тоту һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать итүен аерым билгеләп үтәм. Әмма, әлеге өлкә Дәүләт комитеты вәкаләтенә керми, шунлыктан мондый мөрәҗәгатьләр профильле ведомстволарга җибәрелә: Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә.
Халык соравы проблеманы хәл итәргә ярдәм итә — Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итү тәртипләре белән таныштырсагыз иде?
— Без мөрәҗәгать итү процессын гражданнар өчен мөмкин кадәр уңайлырак итәргә тырышабыз. Бүген Дәүләт комитеты белән берничә ысулда хәбәрләшергә була.
Беренчесе — язмача. Аны почта аша түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: 420015, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 66нчы йорт, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты. Шулай ук мөрәҗәгатьне электрон рәвештә электрон почта адресына җибәрергә була: kt@tatar. ru яки Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Интернет-кабул итү» бүлеге аша калдырырга.
Икенче ысул — шәхси кабул итү. Дәүләт комитеты җитәкчелеге гражданнарны атна саен сишәмбе көннәрендә кабул итә. Язылу өчен Дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә: (843) 221-82-51, 221-82-52 телефоннары аша шалтыратырга кирәк. Кабул итү Казан шәһәренең Карл Маркс урамындагы 66нчы йортның 101нче кабинетында башкарыла.
Тарифлар буенча дәүләты комитеты Татарстан Республикасының муниципаль районнарында да гражданнарны кабул итә. Күчмә кабул итүләр йомгаклары буенча иң күп мөрәҗәгатьләр Ютазы һәм Лениногорск районында яшәүчеләрдән алынды. Гражданнар өчен (843) 236-36-36 телефон линиясе эшли. Белгечләр коммуналь хезмәтләр куллануга түләүләр хисаплаганда билгеләнелгән тарифларны үтәү турындагы, шулай ук җайга салына торган өлкәләрдә тарифларны, бәяләрне, өстәмә бәяләрне дәүләт җайга салуы мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап бирә.
Традицион элемтә ысулларыннан тыш, халык социаль челтәрләрдә Дәүләт комитетының рәсми аккаунтлары — Макс, ВКонтакте, Телеграм һәм Одноклассники аша мөрәҗәгать итә ала. Белгечләр хәбәрне билгеләнелгән срокларда: гадәти очракта 8 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында, ә «ашыгыч» тамгасы куелганда 3 сәгать эчендә карый һәм рәсми җавап бирә.
Тарифлар буенча дәүләт комитетына ничек мөрәҗәгать итәргә? — Мәгълүмати-аңлату эше — халык белән аралашуның тагын бер мөһим юнәлеше. Ул ничек оештырыла? — Безнең бурыч — тарифларны җайга салу турындагы мәгълүматны халыкка аңлаешлы итеп җиткерү. Дәүләт комитетының социаль челтәрләрендә аңлату карточкалары чыгарабыз, видеороликлар төшерәбез һәм даими тематик рубрикалар алып барабыз.
Мәсәлән, «Сәхнә артында» исемендәге рубрикада оешмаларның эше турында сөйлибез, «Тариф контроль астында» рубрикасында — инвестиция программаларының үтәлеше, ә «Элемтәдә көйләүче» рубрикасында Дәүләт комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре видео форматында көн тәртибендәге актуаль темаларга ачыклык кертә. Макс мессенджерында безнең каналны табу җиңел: эзләгәндә "Татарстан тарифлары«н кертергә һәм «Язылырга» төймәсенә басу да җитә.
Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Еш бирелә торган сораулар» бүлеге эчтәлеге квартал саен яңартыла, анда татарстанлылар сорауларга җавап таба ала.
— Лилия Петровна, кеше мөрәҗәгате тәгаен бер мәсьәләне чишәргә ярдәм иткән очракны мисал сыйфатында китерә аласызмы?
— Әлбәттә. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендәге гараж кооперативы белән бәйле хәл. Кооператив рәисе электр энергиясе өчен түләүне арттырылган бәядән — 1 кВт сәгать өчен 8 сум 15 тиеннән алган. Дәүләт комитеты тарафыннан кисәтү бирелде, 50 мең сум күләмендә штраф язылды. Нәтиҗәдә, гараж кооперативындагы исәп-хисаплар канун таләпләренә туры китерелде.
Безнең өчен һәр мөрәҗәгатьнең формаль яктан гына түгел, ә асылы-эчтәлеге буенча каралуы мөһим. Чөнки һәр мөрәҗәгать артында тәгаен кеше һәм аның проблемасы тора.
— Мөрәҗәгатьләр белән эшләүдә яңа алымнар кулланыламы? — Заман адымында атларга тырышабыз, эшчәнлегебездә ясалма фәһем -интеллект кулланыла. Ул җаваплар формалаштыру вакытын кыскартырга ярдәм итә. Дәүләт комитетында кергән мөрәҗәгатьләргә тематика, муниципаль районнар һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча оператив анализ ясау мөмкинлеге бирә торган махсус «дашборд» эшләнде.
— Дистанцион аралашу турында да сөйләп узыгыз әле? — Быелның 23 июнендә без авыл җирендә яшәүче авыр тормыш хәлендә булган, социаль яктан якланмаган һәм аз керемле гражданнар өчен видеоконференцэлемтә форматында дистанцион кабул итү уздырдык. Ул 2022-2028 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында барды. Анда Буа, Алабуга, Чирмешән, Кайбыч, Питрәч һәм Азнакай муниципаль районнары халкы катнашты.
Сораулар күбесенчә тарифларга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә кагылды. Мәсәлән, Лаеш районының Столбище авылында яшәүче хатын-кызны 2026 елга коммуналь хезмәтләргә тарифлар турындагы мәгълүмат кызыксындырды. Казанда яшәүче бер хатын тарифларны үзгәртүнең сроклары турында сорады. Һәр мөрәҗәгать буенча гражданнарга телдән консультацияләр һәм кирәкле аңлатмалар бирелде.
— Киләсе дистанцион кабул итү кайчан булачак һәм нинди мәсьәләләр турында фикер алышу планлаштырыла? — Муниципаль районнар белән киләсе видеоконференцэлемтә 24 сентябрьдә узачак. Без тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга һәм халык сорауларына җавап бирергә җыенабыз. Видеоконференцэлемтәгә тоташуга сылтама Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми каналында MAX мессенджерында урнаштырылачак.
Дистанцион формат гражданнар белән элемтәне, бигрәк тә авыл һәм ерак территорияләрдә яшәүчеләр өчен, уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә. Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтына һәм социаль челтәрләргә куелган хәбәр-мәгълүматлар белән даими танышып торырга чакырабыз.
Әңгәмәдәш Дамир Бәдриев.
Комментарийлар