16+

Татарстанда 2 миллион кеше спорт белән шөгыльләнә

Россия күләмендәге ярышлар, республика халкы һәм туристлар өчен йөзләгән мәдәни-спорт чаралары планлаштырылган 2025-2026 елларның кышкы айларына.

Татарстанда 2 миллион кеше спорт белән шөгыльләнә

Россия күләмендәге ярышлар, республика халкы һәм туристлар өчен йөзләгән мәдәни-спорт чаралары планлаштырылган 2025-2026 елларның кышкы айларына.

Табигатькә хозурланырга, спорт белән шөгыльләнергә мулдан кар да яуды.

Федераль министр мактаган

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Мәскәүдә Россиянең спорт министры Михаил Дегтярев янында булдык. Республикада илкүләм спорт ярышларын үткәрү турында сөйләштек. “Татарстан спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Казан “Россиянең спорт башкаласы” дигән исемне лаеклы рәвештә йөртә”, – диде Михаил Дегтярев. Мәсәлән, илкүләм бәйгеләрдән 15-18 гыйнварларда Казанның Тынычлык бистәсендәге Чаңгы биатлоны комплексында Россия Кубогына чаңгы узышлары көтелә. Әлмәттә 13-23 февральләрдә Россия Кубогына теннис буенча ярышлар планлаштырылды, – диде республиканың спорт министры Владимир Леонов Хөкүмәт йортында оештырылган брифингта.

Кукмарадагы – “Медная гора”, Әлмәттәге – “Ян”һәм Югары Осландагы “Свияжские холмы” чаңгы базаларының кышкы спорт сезонына әзер булганлыгын әйтте министр. Чаллыда 21 декабрьдә, Нурлатта 27 декабрьдә чаңгы узышлары була. Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә 30 декабрьдә халык йөгерү стартына баса. “Теләчедә 28 декабрьдә итек киеп хоккей уйнарга җыеналар. Бу шулай ук бик кызык тамаша”, – диде Владимир Леонов.

– Яшьләр белән спорт янәшә тора торган төшенчәләр. Татарстанда 2 миллион кеше спорт белән шөгыльләнә. Казандагы “Урам” экстрим-паркында төрле спорт чаралары даими үткәрелә. Республикадагы 226 үсмерләр клублары кышкы чорга спорт программасы әзерләде, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров.

Хәрбиләр гаиләләренә хөрмәт

– Махсус хәрби операция ветераннары катнашында Татарстан Рәисе Кубогына ярышлар булды. Безнең командалар Россиякүләм бәйгедә дә уңышлы чыгыш ясады. Махсус хәрби операция ветераннарына аерым игътибар күрсәтелә, аларның гаилә әгъзалары спорт корылмаларыннан ташламалы рәвештә файдалана, – диде Владимир Леонов, “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Татарстан Рәисе исеменнән Яңа ел бүләкләре әзерләнде. Луганскка да 2,5 мең берәмлек Яңа ел күчтәнәчләре җибәрелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә хөрмәт зур, – дип, җавапны тулыландырды Азат Кадыйров.

Кар шыгырдавына гармун көнләшә

– Мәдәният учреждениеләре кышкы чорга 1,5 мең мәдәни чара планлаштырды. Программа клуб сәхнәләрендә генә түгел, ачык һавада да гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Кукмарада ачык һавада “Итек” бәйрәме бик күңелле уза. Ишегалларында гаиләләр катнашында мәдәни чаралар оештырылачак, – диде республиканың мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Казан шәһәр хакимияте башлангычында ишегалларында “Йорт янында спорт” проекты кысаларында чаралар оештырылачак.

Казан – “тоташ шугалак”

– “Ракета” стадионына яхшылап төзекләндерү үткәрелде. Теләктәшлек күрсәтүе өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! – дип башлады сүзен Казан шәһәре Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты җитәкчесе Линар Гарипов. – Казанда 105 шугалак әзерләнә, 8 боз сарае эшли. “Ак Барс Арена” футбол стадионы территориясендә шугалак ясала. Кремль яр буе урамында иң озын шугалак булдырыла. 14 чаңгы трассасы бар, шул исәптәге 8 трасса төнлә яктыртыла. Нагорный бистәсендә 3 трамплин ясалды, аның берсе 50 метр биеклектә. Мәктәп командалары арасында “Алтын алка” хоккей турниры үткәреләчәк. Февральдә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”), ә мартта Казан чаңгы марафоны чаңгы узышлары планлаштырылган.

Укучылар кышка шат

– Физкультура һәм спорт мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә мәктәпләрнең спорт заллары да төзекләндерелә, мәктәп “спорт клублары” эшли. Мәктәпләрдә спорт ярышлары оештырыла. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне дә онытмыйбыз, алар да ярышларда катнаша. Әйтик, Лениногорск шәһәрендәге балалар йорты территориясендәге шугалакта үсмерләр хоккей командалары ярышы үткәреләчәк, – диде республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

xxx

Татарстандагы кышкы мәдәни-спорт чаралары турындагы мәгълүматлар белән министрлыкларның сайтларында һәм Казан мэриясе сайтында “Моя Казань” порталында танышырга була.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading