Спикер агымдагы сезонда, су юлы маршруты киңәйтелгәннән соң, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чистайга баручыларның саны артуын ассызыклады.
«Татарстан флоты» генераль директоры Роман Лизалин да, узган ел белән чагыштырганда, 27 июльгә булган мәгълүматлар буенча, пассажирлар ташу 8 процентка артты, дип белдерде, навигация нәтиҗәләренә тукталып. Сезон башыннан бирле республиканың пассажир флоты 218 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән. Пассажирлар массакүләм рәвештә яңа тизйөрешле "Метеора-2020" га ориентлаша башлаган. Казан – Зөя – Казан елга маршрутыннан быел 43 меңгә якын кеше кулланган. Болгарга су юлы белән баручылар, үткән ел белән чагыштырып караганда, 22 процент арткан.
Казан – Кама Тамагы яңа тизйөрешле маршрутын, навигация башланганнан бирле, 5000 кеше сайлаган. Причал инфраструктурасы да үсә. Күрсәткечләрнең кискен үсешен республиканың яңартылган причаллары күрсәтә. Динамика буенча абсолют лидер Тәтеш причалы, ул бу сезонда 17 611 пассажир кабул иткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 60 процентка артык. Чистай причалы аша агым 18,4 процентка үскән.
– Быел Казан – Чаллы арасында даими рәвештә яңа маршрут ачтык, аның буенча 30 ел беркем дә йөрмәгән иде. Без бу маршрутның популярлашуын күрәбез. Кешеләр аны транспорт чарасы буларак күбрәк куллана. Белгәнебезчә, республикада карарлык нәрсәләр бар. Һәм, әлбәттә, бу маршрут алга таба да булачак, – дип сөйләде ул. 324 чакрымлык маршрут Чистай, алабуга, Түбән Кама, Чаллыны үз эченә ала. 1 майдан бирле аның аша 6,5 пассажир узган.
Роман Лизалин 1 августтан расписаниегә бераз үзгәрешләр кертеләчәген дә кисәтте.
30 июль-2 августта Алабугада Спас ярминкәсе узачак. Анда илнең 60 төбәгеннән 1800 катнашучы көтелә. Сүз уңаеннан, 2024 елда Спас ярминкәсендә рекордлы санда 339 мең кеше булган. 1 августта “Туган батыр” фестивале булачак. 8-9 августта Болгарда “Бөек Болгар” урта гасыр фестивале оештырыла. 21-23 августта Биектауда “Крутушка” фестивалендә көтеп калалар. 8 августта Чистай “Рок берега” фестивале булачак.
Комментарийлар