Фестивальләрдә республикадагы төрле милләтләр гаиләләре катнаша ала.
Татарстанда инде 20 ел дәвамында гаилә фестивальләре бара. Былгы «Гаилә һәм Ватан бердәм!» исемендәге чара 2026 ел — Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Татарстанда — Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә оештырылган.
Традицион гаилә кыйммәтләре — Республикабызда төрле милләт вәкилләре яши. Традицион гаилә кыйммәтләрен, шәфкатьлелекне, өлкәннәргә хөрмәтне саклау бик мөһим. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен гаиләләрне кабул итә. Алар арасында хезмәт алдынгылары, ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, күп балалы гаиләләр бар. Гаилә фестивален халык яратып кабул итте, — диде Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Данис Сәләхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Гыйбрәтле язмышлар — Гаилә фестивальләре Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хуплавында башланып китте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та гаилә фестиваленә зур теләктәшлек күрсәтә, аның грантыннан башка чараны оештырып та булмас иде. Гаиләләр үзләре турында видеоязмалар әзерләде: гаҗәеп гыйбрәтле язмышлар очрый. Мәсәлән, Әлмәт районындагы Фәрраховлар гаиләсеннән Бөек Ватан сугышына 7 ир-ат киткән, шуларның 4се яу кырында һәлак булган. Фәрраховлар сугышта һәлак булган туганнары истәлегенә нәселләрендә бала туган саен чыршы утырталар икән.
Өч хатын-кыз, мәсәлән, махсус хәрби операциядәге ирләре турында видеоязма эшләгән. Ә 3 балалы бер хатын-кыз 42 чакрымга марафонда йөгерә. Татарстандагы гаиләләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмнәр җибәреп тора. Интернетта «Гаиләләр чаты» барлыкка килде, фикерләр язалар. Фестивальдә финалга узган гаиләләрнең барысына да бер үк төрле бүләкләр тапшырыла, беренче урын билгеләнелми. — диде «Нечкәбил», «Ныклы гаилә» конкурслары җитәкчесе Изольда Жуйкова.
Күрегез безнең гаиләне Татарстан гаиләләре фестиваленең баш режиссеры Александр Рожков белән фестивальнең сценариясе авторы Владимир Бибишев сөйләгәнчә, финал 5 сентябрьдә Казанның Авиатөзелеш районындагы Ленин исемендәге мәдәният сараенда 13.00 сәгатьтә башлана.
Мәдәни чара «Родная земля» җыры белән ачыла, гаиләләр дуслык хороводында бии. Аннан соң гаиләләр 3 мәйданчыкка бүленеп, үзләре белән таныштыра, биремнәрдә җиңсәләр — анысына аерым бүләк бирелә. Фестивальнең финал чарасын тамашачылар да карый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар