Россия — ул төрле халыкларның уртак йорты. Биредә һәр милләтнең үз моңы, үз теле, үз гореф-гадәте бар.
Әмма аларны берләштергән иң зур кыйммәт бер-береңне хөрмәт итү, дуслык һәм татулык.
Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан без Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең гаилә тарихлары аша дус-туганлык мисалларын китерәбез. Ә андыйлар безнең арабызда шактый.
Салават Күпере микрорайонында яшәүче Гаспаряннар гаиләсе моның ачык мисалы. Аларның өендә әрмән халкының борынгы традицияләре дә, Татарстан җиренең җылы мохите дә бергә үрелеп яши. Бу гаиләнең хуҗабикәсе Лилит Гаспарян күп еллар мәгариф системасында хезмәт куйган белгеч, логопед-дефектолог. Ул тормыш иптәше белән дүрт бала өч ул һәм бер кыз тәрбияли. Гади генә тоелган бу гаилә тарихында зур тирәнлек бар: ул төрле мәдәниятләрнең бер-берсен тулыландыруы.
Ереваннан башланган юл
Лилитның балачак хатирәләре Әрмәнстаннан башланса да, аның тормыш юлы Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. — Мин Ереванда тудым, — дип искә ала ул. — Җиде айлык чагымда әти-әнием Чаллыга күченгән. Аларны туганнары чакырган, ул вакытта монда эш мөмкинлекләре күп булган.
Гаилә язмышы берничә тапкыр юл чатында калган: Татарстан белән Әрмәнстан арасында күченүләр дә булган. Әмма ахыр чиктә алар Татарстанда төпләнеп калганнар.
Лилит өчен Татарстан чит җир түгел. Нәкъ биредә аның балачагы узган, монда ул тәүге тапкыр мәктәпкә барган, дусларын тапкан, тормыш юлын корган.
Туган ягы Әрмәнстанга беренче тапкыр аңлы рәвештә 14 яшендә баруы аның хәтерендә аерым урын алган. — Минем өчен ул сәяхәт гаҗәеп булды. Бакчалар, агачлардагы өрекләр, йөземнәр, чикләвекләр... Мин моңа сокланып карадым. Анда бөтенләй башка җылылык, кешеләрнең ачыклыгы сизелде, — дип сөйли ул. Бу сәфәр аңа үзенең тамырларын тоярга ярдәм иткән.
Тел — халыкның җаны Гаспаряннар гаиләсендә телгә һәрвакыт зур хөрмәт булган. Лилит балачактан ук әрмән телен саклап калган. Моңа гаиләдәге өлкәннәрнең тәрбиясе зур йогынты ясаган.
— Безнең өйдә әрмәнчә сөйләшергә диелгән таләп куелды. Ә урамда рус телендә аралаштык. Шуңа күрә мин үз телемне саклап калдым, — ди ул. Ләкин аның тормышында тагын бер тел аерым урын алган – татар теле. Лилит татар телен дә өйрәнгән, мәктәптә татар теле буенча уңышларга ирешкән.
— Әти һәрвакыт: «Кайда яшисең, шул җирнең телен белергә кирәк», — дип әйтә иде, — ди ул. Бүген шул сүзләр аның балаларына да еш әйтелә. Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, ул халыкка хөрмәт билгесе.
Бер йортта — берничә мәдәният Гаспаряннар гаиләсенең үзенчәлеге шунда: алар бер генә мәдәният белән чикләнми. Өйләрендә әрмән бәйрәмнәре дә, татар гореф-гадәтләре дә урын алган.
Пасха бәйрәмен алар әрмән гореф-гадәтләре буенча да билгеләп үтәләр, Татарстанда яшәүче башка халыклар белән дә уртаклашалар. Татарстанның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе Сабан туе да Лилит өчен балачактан таныш. — Мин кечкенәдән Сабан туена йөрдем. Әти-әнием анда эшлиләр иде, без дә ярдәм итә идек. Безнең өчен бу зур бәйрәм булды, — ди ул. - Чыннан да, бәйрәмнәр кешеләрне якынайта. Бер табын артында төрле милләт вәкилләре утырганда, аермалар түгел, уртаклыклар күбрәк күренә.
Гаилә гореф-гадәтләрне саклаучы урын Лилитның иң зур горурлыгы - балалары. Алар үзләрен әрмән тамырлары белән бәйлиләр, шул ук вакытта Татарстанны үз туган җирләре дип кабул итәләр.
— Балаларым горурланып: «Без әрмәннәр», — дип әйтә. Алар үз милләтебез белән горурлана, әрмән яңалыкларын карыйлар, мәдәниятебезне беләләр. Бу бүгенге Россиянең матур күренеше: кеше бер үк вакытта берничә мәдәни дөньяның өлеше була ала, — ди әни кеше.
Шул ук вакытта алар Татарстан мохитендә үскән балалар. Алар өчен татар теле, татар бәйрәмнәре, җирле мәдәният таныш һәм якын.
Хатын-кыз көче: гаилә һәм һөнәр юлы Лилитның тормыш юлы да җиңел булмаган. Башта аңа гаиләдәге традицион карашлар белән көрәшергә туры килгән. Әмма ул белем алырга, эшләргә теләгән. Ахыр чиктә ул үз максатына ирешкән: университетта укыган, балалар бакчасында эшләгән, соңрак мәктәпкә килгән. Бүген ул — белем бирү өлкәсендә тәҗрибәле белгеч. Аның мисалы кеше үзенең сәләтенә ышанса, теләсә кайсы шартларда да үсәргә мөмкин дигәнне аерым ачык күрсәтә һәм дәлилли.
«Минем тамырларым монда»
Гаспаряннар гаиләсендә иң кызыклы сорауларның берсе – туган җир турында. Лилитның ире Әрмәнстанны сагына, чөнки анда аның тамырлары. Ә Лилит өчен Татарстан – үзе үскән, тормышын корган урын.
— Мин Әрмәнстанны хөрмәт итәм, яратам. Әмма мин монда үстем, биредә мин тамыр җәйдем. Россия миңа күп нәрсә бирде. Биредә үземне кирәкле итеп тоям, — ди ул. Бу сүзләрдә зур мәгънә бар. Туган җир ул синең хатирәләрең, кешеләрең, хезмәтең, балаларыңның киләчәге.
Бердәмлек нәрсәдән башлана? Лилит фикеренчә, халыклар бердәмлеге зур сүзләрдән түгел, көндәлек тормыштан башлана. Күршеңне хөрмәт итүдән, башка милләтнең мәдәниятенә кызыксыну белдерүдән, бер-береңә ярдәм итүдән. Гаспаряннар гаиләсе мисалында без моны ачык күрәбез.
Әрмән җырлары яңгыраган йортта татар бәйрәмнәре дә урын ала. Әрмән телен белгән балалар татар телен дә өйрәнә. Бер гаиләдә берничә мәдәният дус яши.
Татарстанның байлыгы. Чөнки бердәмлек — барыбызның да бертөрле булуы түгел. Бердәмлек — төрле булуыбызга карамастан, бер-беребезне кадерли белү.
Лилит Гаспарян гаиләсе тарихы Татарстандагы меңләгән гаиләләрнең берсе генә. Әмма ул безгә мөһим бер фикерне искәртә. – Кеше үз тамырларын саклап, яңа җирдә дә бәхетле тормыш кора ала. Ә төрле халыклар дус яшәгән җирдә киләчәк тә нык була, - дип йомгаклады үз сүзен әңгәмәдәшем
Лилит Гаспаряннан әрмән милли ризыклары рецептлары: Хариса — әрмәннәрнең борынгы боткасы Хариса — бодай ярмасы һәм иттән әзерләнә торган куе, туклыклы ботка. Ул әрмән аш-суының танылган ризыкларыннан санала. Гадәттә аны озак вакыт пешерәләр: бодай белән ит бергә кайнап, йомшак, бердәм массага әйләнә. Кирәкле ингредиентлар: 500 г тавык яки сарык ите; 300 г чистартылган бодай ярмасы; 2–2,5 литр су; тоз; 50–70 г атланмай; теләк буенча борыч. Әзерләү тәртибе: 1. Итне суга салып яхшылап пешерергә. 2. Пешкән итне вакларга. 3. Шулпага бодай ярмасын салып, сүрән утта озак пешерергә. 4. Итне яңадан кушып, яхшылап болгатырга. 5. Өстенә атланмай салып, кайнар килеш табынга чыгарырга. Хариса — гади генә ингредиентлардан әзерләнсә дә, сабырлык һәм вакыт таләп итә торган, гаилә белән уртаклашып ашала торган ризык.
Гата — әрмәннәрнең татлы печеньесе Гата — әрмән аш-суында киң таралган татлы камыр ризыгы. Ул гадәттә он, атланмай һәм шикәрдән әзерләнгән эчлек белән пешерелә, чәй янына бирелә. Камыр өчен: 400 г он; 150 г атланмай; 1 йомырка; 150 г кефир яки катык; 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч; аз гына тоз.
Эчлек өчен: 100 г он; 100 г шикәр; 70 г атланмай; ванилин (теләк буенча).
Әзерләү тәртибе: 1. Он белән майны уып, вак крошка ясарга. 2. Йомырка, кефир, тоз һәм көпшәкләндергеч кушып, йомшак камыр басарга. 3. Эчлек өчен он, шикәр һәм майны бергә болгатырга. 4. Камырны җәеп, эчлек салырга. 5. Төреп, кисәкләргә бүлергә. 6. Өстен йомырка сарысы белән майлап, 180 градуслы мичтә алтынсу төскә кергәнче пешерергә. Гата әрмәннәрдә бәйрәм табыннарында, гаилә белән җыелган вакытта һәм чәй өстәлендә аерым урын тота. Хариса әрмәннәрнең җылылык һәм бердәмлек символы булса, гата кунакчыллык һәм татлы бәйрәм тәме.
Комментарийлар