16+

Апастан Кәүсәр апа Нигъмәтҗанова: «Чәчәкләрнең дә үзем кебек гадиләрен сайладым»

Апаста яшәүче Кәүсәр апа Нигъмәтҗанованың ишегалды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Табигатьне яратучы ханым өчен чәчәкләр — матурлык кына түгел, күңелгә юаныч та.

Апастан Кәүсәр апа Нигъмәтҗанова: «Чәчәкләрнең дә үзем кебек гадиләрен сайладым»

Апаста яшәүче Кәүсәр апа Нигъмәтҗанованың ишегалды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Табигатьне яратучы ханым өчен чәчәкләр — матурлык кына түгел, күңелгә юаныч та.

Аның тормышында зур сынаулар да булган: улы Ринас махсус хәрби операциядә һәлак булган, ә кызы Әнисә озак еллар авыр чир белән көрәшә.

«Урман кызы мин»

Кәүсәр апа чәчәкләрнең гади төрләрен ярата. Бакчасында календула, кыр мәге, кыргый роза, флокслар үсә. Аларны ул көздән үк утыртып калдыра.

«Чәчәкләрнең дә үзем кебек гадиләрен сайладым. Гадилекне, гүзәллекне яратам. Аклары, аллары, сарылары, кызыллары бар. Әлеге шөгыльдән юаныч табам. Хәсрәтемне дә вакытлыча булса да оныттырып торалар», — ди Кәүсәр апа.

Ул үзен «урман кызы» дип атый. Әтисе урманчы булганлыктан, балачагы урманда узган. Табигатькә мәхәббәте дә шуннан килә. Кәүсәр апа дүрт ир бала арасында бердәнбер кыз булып үсә. Атта йөрергә, көтү көтәргә, әтисенә эшендә булышырга туры килә. Җиләк җыярга да ул бүгенгә кадәр ярата. «Эшкә мәхәббәт, матурлыкка тартылу нәселдән килә», — ди ул.

Кәүсәр апа хезмәт юлын районның пенсия фондында башлый. Соңрак «Сельхозтехника» оешмасында һәм район башкарма комитетында эшли. Лаеклы ялга чыккач та озак еллар район мәгариф бүлегендә хезмәт куя.

Апас.Фото автора

«Улымның фотосурәте капкага эленгән»

Кәүсәр апаның улы Ринас махсус хәрби операциядә һәлак булган. Ана улының батырлыгы белән горурланып яши. Ринас кечкенәдән техника белән кызыксына, машина йөртергә һәм двигательләрне сүтеп-җыярга өйрәнә. Ул үз теләге белән контракт төзи.

«Газиз улымны мәңгелеккә югалттым. Ул Ил сагына китеп батырларча һәлак булды. Улымның фотосурәте капкага эленгән. Гүя ул да безнең белән, ул да чәчәкләрне карап, матурлыкка сокланып тора», — ди Кәүсәр апа.

Ринасның исеме гаиләсе яшәгән йорттагы истәлекле элмә тактада Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабасы Хәйретдин Нуриәхмәтов исеме белән янәшә урын алган.

«Кызым — янымда иптәш»

Кәүсәр апаның кызы Әнисәгә дә балачактан ук зур сынаулар аша үтәргә туры килә. Ул 7 яшенә кадәр мөстәкыйль йөри алмый. Әнисе аны еллар дәвамында төрле хастаханәләргә һәм тернәкләндерү үзәкләренә йөртә.

Апас.Фото автора

Берничә ел элек Әнисә җитди операция кичерә. Шуннан соң аның рәсем ясау сәләте ачыла. Элегрәк кулына ручка да тота алмаган кыз хәзер көннәр буе карандаш белән рәсем ясый. Ул яраткан этен, мәчесен, кошларны һәм күңелендәге хисләрен кәгазьгә төшерә.

«Бу сәләтенә шаккатым. Ул рәсемнәрне күреп, үзеннән артык мин шатланам. Баламның фикерләү сәләте ачылды кебек. Ул гел минем янда, миңа иптәш. Чәчәкләрне күреп тә сөенә, шатлана», — ди Кәүсәр апа.

Бүген Кәүсәр апаның чәчәкле бакчасы аның тормышындагы шатлыкларны да, авыр хатирәләрне дә үзенә сыйдырган. Ул табигатьтән көч алып, кызы Әнисә белән бергә яши һәм улы Ринасның якты истәлеген саклый.

Ләйлә Шиһабиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading