16+

«Улым миңа күгәрчен булып килде»

Казанның Северный бистәсендә яшәүче Гүзәл Раимова белән улының балачагына тукталдык. Сабый чагында Адель әнисенә чәчәкләр җыеп кайта торган, кешеләрнең хәлен сорашырга яраткан, ярдәмчел, игелекле малай булып хәтергә уелып калган ул.

«Улым миңа күгәрчен булып килде»

Казанның Северный бистәсендә яшәүче Гүзәл Раимова белән улының балачагына тукталдык. Сабый чагында Адель әнисенә чәчәкләр җыеп кайта торган, кешеләрнең хәлен сорашырга яраткан, ярдәмчел, игелекле малай булып хәтергә уелып калган ул.

«Мин аны 19 яшемдә таптым»

Гүзәл Раимова Казанның Северный бистәсендә туып-үскән. Ире белән 16 яшендә танышкан. Егет аннан биш яшькә олырак, армиядән кайткан гына.  Бер-берсен ошатканнар, ике ел очрашып йөргәннәр. 19 яшендә Гүзәлнең улы Аделе туган. 
— Бердәнбер малай булды. Аны бик яратып үстердем, — ди ул. Адельгә алты яшь булганда, Гүзәл ире белән аерылышкан. Алда — берүзе бала үстерү, эшләү, тормышны алып бару. 2000нче еллар җиңел вакытлар булмый. Әмма ана баласына кытлык күрсәтмәскә тырышкан.

— Ничә эштә эшләсәм дә, балам бернинди мохтаҗлык күрмәсен дип тырыштым, — дип искә ала Гүзәл ханым.
Адель дә әнисенең тырышлыгын аңлап үскән, кечкенә чагында ук тәртипле, игелекле, ярдәмчел булган. Бакчадан кайтканда әнисенә чәчәкләр җыеп алып кайткан. Гүзәл апа ул мизгелләрне бүген дә аермачык хәтерли.

Кечкенә малайның кулында — гади генә кыр чәчәкләре. Әнисе өчен исә алар иң кыйммәтле бүләк. Мәктәпкә кергәч тә Адельнең кешеләргә мөнәсәбәте үзгәрмәгән. Беренче сыйныфта укыганда тәрбиячеләре янына кереп, аларның хәлләрен сорашып йөргән. Кешенең хәлен белү, ярдәм итү, игътибарлы булу аның холкына кечкенәдән үк салынган.

Авиастрой. ФОТО: ТИ

«Яшьлек мәхәббәте булып башланды»

Тугызынчы сыйныфтан соң Адель Казан нефть һәм химия колледжына укырга кергән. Белем алган, аны тәмамлаган. Армиягә киткәнче "Оргсинтез«да эшләгән, аннан хәрби хезмәткә алынган, Владивостокта хезмәт иткән. Армиядән соң, кабат үз эшенә әйләнеп кайткан. 23 яшендә тәүге мәхәббәте Анастасия белән гаилә корган. Мәхәббәт тарихлары да гади генә түгел. Хатыны Анастасия белән алар бер-берсен 16 яшьтән белә. Яшьлек мәхәббәте еллар узгач та сүрелми.

— 16 яшьтә танышканнар иде. Шул вакыттан бирле бергә булдылар, — ди Гүзәл апа.
Анастасияне дә әнисе эшкә урнаштырган була. Адель белән Анастасиянең юллары шулай кабат очрашкан. Аларның гаилә тормышы 16 ел дәвам иткән. Гүзәл апа улы белән килененең мөнәсәбәтләрен сокланып сөйли.

— Бер-берсен яратып яшәделәр. Сокландыргыч гаилә иде, — ди ул. Бу гаиләдә ике малай дөньяга килгән. Олы улларына 13 августында җиде яшь тулды. Ул беренче сыйныфка укырга керергә җыена. Кечкенәсенә 2 октябрьдә дүрт яшь тула. Алар әти белән әнинең кулыннан җитәкләп йөрергә, әти белән уйнарга, аның тавышын ишетергә тиеш иде дә бит… Әтисе исә аларның балачак елларын күреп бетерә алмады.

Авиастрой. ФОТО: ТИ

«Авик» позывное

2022 елда Адельгә мобилизация турында повестка килгән. Ул бу хакта әнисенә шул ук көнне хәбәр итә. Гүзәл апа улының сүзләрен бүген дә хәтерли.

— Ул яшеренеп йөрергә җыенмавын әйтте. «Ватан чакыра икән, барырга кирәк», — диде. Бу карарны кабул итәргә туры килде, — дип искә ала ул. Адель башта ЭКСПОда хезмәт иткән, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә мобилизацияләнгән. Шунда, хезмәттә вакытта, гаиләдә икенче бала туган. Озак та үтми, Адельнең сукыр эчәгесе шартлаган. Сәламәтлеге белән бәйле рәвештә аңа кичектерү бирелгән.

Гаиләгә хәрби комиссариаттан яңадан чакыру көтәргә кушканнар, 2024 елда исә чакыру килгән. Адель Луганск өлкәсендә полкта гранатометчы булып бер елга якын хезмәт иткән. Фронттагы тормышы турында әнисенә күп сөйләмәгән. Нәрсә булганын, нинди авырлыклар кичергәнен артык ачылып әйтми. Киресенчә, һәр сөйләшүдә әнисен тынычландырырга тырыша.

Авик. ФОТО: Гайнуллина
Адель әнисе һәм хатыны белән

Хәрби хезмәт вакытында Адель үзенә «Авик» позывное алган, аның да үз тарихы бар. Ул Авиатөзелеш районында туган һәм яшәгән. Посылка җибәргәндә дә фамилиясен аерым күрсәтергә туры килгән, чөнки анда «Авик» кушаматлы тагын бер офицер булган. Ул да Казанның Авиатөзелеш районыннан икән. Ике "Авик«ның язмышы соңрак бер ноктада кисешәчәк дип ул вакытта беркем дә белмәгән. Гүзәл апа улына гадәттә ял көннәрендә, ай саен диярлек посылка җибәргән. Посылка — фронттагы кеше өчен өйдән килгән кечкенә генә тартма түгел. Анда әнинең кул җылысы, хатынының сагынуы, балаларның көтүе, өй исе... Гүзәл апа да һәр посылкага шул хисләрен сала.

— Ул мине гел тынычландыра иде. «Барысы да яхшы булачак, син борчылма», — дип әйтә иде. Соңгы сөйләшүләрнең берсендә дә шундый сүзләр әйтте, — дип искә ала Гүзәл апа. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә Адель аңа үзләренең хәрби бурыч үтәргә китәргә җыенуларын әйткән. 

— 17 июль минем туган көнем иде. Улым мине котлады, иң кадерле бүләк — улымның тавышын ишетү бит, сөйләштек тә, Адель миңа алда штурмга керәчәкләрен әйтте. 18енә каршы төндә хәрби бурыч үтәргә китәргә тиеш булалар. Соңгы сөйләшү 22:45 сәгатьтә булды, — ди әни кеше.  Шул мизгелдән соң Адель элемтәгә чыкмый, телефоны җавап бирми, башта гаилә «элемтә юктыр» дип көтә, аннары борчылу көчәя. Кемгә шалтыратырга? Каян хәбәр алырга? Нәрсә булган? Гүзәл апа эзли башлый.

Авик. Фото: Гайнуллина

«Миңа күгәрчен булып килде»

Берничә көн буе гаилә хәбәр көтә. 2025 елның 20 июлендә аларга Адельнең һәлак булуы турында хәбәр иткәннәр,  Адельнең соңгы мизгелләре турында соңрак белгәннәр. Ул иптәшләре белән бергә блиндажга кереп яшеренгән, шунда дрон һөҗүме булган. Адель белән бергә булган башка егетләр дә һәлак булган. Аның белән бергә «Авик» позывноен йөрткән офицер да һәлак. Гүзәл апа өчен бу хәбәр дөньяны икегә бүлә. 

Адель һәлак булганнан соң Гүзәл апа аны төшләрендә күрә. Берничә тапкыр керә улы. Ә 19 июльдә булган хәлне ул аеруча ачык хәтерли.

— Ул миңа күгәрчен булып килде, — ди Гүзәл апа. — Күгәрчен гадәти түгел, искиткеч матур. Безнең якларда андый күгәрченнәр бөтенләй юк.Мин әле иремә дә: «Кара, нинди матур», — дидем. Күзләре дә улымныкына охшаган, нык арык иде, — дип сөйли ана. Әни кеше өчен бу, бәлки, сагынуның бер рәвешедер, бәлкем, йөрәкнең улы белән сөйләшү юлын эзләведер. 2025 елның 3 августында Адельнең җәсәде Казанга кайтарылган, 5 августта аны җирләгәннәр.

Авик. ФОТО: Гайнуллина
Курганда «Батырлар Аллеясы»нда 

«Посылка юлда иде»

Татарстан Республикасы буенча мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү оешмасы җитәкчесе Илдар Зәйнуллин:

— Казандагы Геройлар Аллеясында булдым, анда Адельның янына барып, сөйләшеп кайттым. «Тегермән» кафесында егетләргә ярдәм җыюның чираттагы пункты эшләде. Фронтка посылкалар төялгән вакытта анда бер гаиләгә игътибар иттем. Бу гади генә гаилә түгел — зур югалту кичергән герой гаиләсе иде. Йөк машиналары янында Адельның әти-әнисе, хатыны һәм ике кечкенә баласы басып тора. Алар фронтка ярдәм итеп, егетләргә посылка җибәрергә килгәннәр. Ләкин бу юлы ул посылканы Адельның үзенә юллау мөмкин түгел иде. 

2025 елның июлендә гаилә аңа посылка җибәргән булган. Аны зур җылылык, туган йорт сагышы белән тутырганнар. Әмма посылка адресатка барып җитмәде. Язмыш башкача хәл итте. Посылка юлда булган вакытта «Авик» соңгы хәрби бурычын үтәгән. Туган илен яклап, гомерен биргән. Минемчә, алынмаган шул посылка әйтелеп бетмәгән сүз, тормышка ашмаган очрашу кебек. Ул Адельның гаиләсе өчен бик авыр, әмма кадерле истәлек булып калачак.

"Авик«ның гаиләсендә аш үткәрелде. Анда сәдака рәвешендә җыелган барлык акчаны без хәрбиләр ихтыяҗларына тапшырдык. Мин бу очрашуны бары тик кайгылы бер вакыйга дип кенә кабул итмим. Ул безгә тормышның никадәр кадерле һәм нәзберек булуын тагын бер кат искә төшерә.  «Авик» бик иртә китте. Әмма ул иң мөһим бурычын — үзенең хәрби бурычын ахырына кадәр үтәп калды, — диде.

Авик. ФОТО: Гайнуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading