16+

Татарстанда юл төзелешенә 93,1 миллиард сум юнәлтелә: Казан, Чаллы һәм авыл юллары яңартылачак

Казан яңгыр суларыннан котылу мәсьәләсен өйрәнә.

Татарстанда юл төзелешенә 93,1 миллиард сум юнәлтелә: Казан, Чаллы һәм авыл юллары яңартылачак

Казан яңгыр суларыннан котылу мәсьәләсен өйрәнә.

Татарстанда быел юл төзү-төзекләндерү эшләренә 93,1 миллард сум билгеләнгән. Әлеге финанс чыганакларының 82 миллард сумы – Татарстан бюджетыннан, 12 миллиард сумы – федараль үзәктән.

Өстәмә мөмкинлекләр
– Илкүләм проектларның файдасы зур. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты ярдәмендә Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә 20,7 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак. “Авыл җирлекләрен үстерү” илкүләм проекты буенча торак пунктларда 4 миллиард сумга юллар төзеләчәк, 12 миллиард сумга капиталь төзекләндерү үткәреләчәк, ә терлекчелек фермаларына, бакчачылык ширкатьләренә һәм балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына юллар төзүне дәвам итүгә 50 миллион сум тотылачак, – диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта.

Татарстанда төбәк юлларының әлегә 53 проценты гына норматив таләпләргә җавап бирә, 2030 елга күрсәткечне 60 процентка җиткерү бурычы тора.

Түләүле юл таләпләре
Казандагы түләүле Вознесение тракты ачылганнан соң аннан 6 миллион 660 мең автомобиль узган инде. Биредә пик сәгатьләрендә 150 сум, ә гадәти сәгатьләрдә 90 сум түләү языла.

– Вознесение трактыннан атнасына 19 мең автомобиль уза, 13 мең генә булыр, дип фаразланган иде. Бу юл Мамадыш трактындагы хәрәкәт тыгызлыгын 30 процентка бушатырга ярдәм итте. Түләүле юлларга кердең икән, түләү башкару сорала. Шушы таләпне онытып җибәргән кешеләрдән инде 200 миллион сум штраф түләттерелде. Вознесение трактыннан файдаланган өчен түләмәсәң, штраф – 1500 сум. Вознесение трактында түләү күләмен киметү яки арттыру турында әлегә сүзләр юк, – диде министр Фәрит Хәнифов.

Эшлә дә эшлә генә
“Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” казна учреждениесе җитәкчесе Илнур Нурмөхәммәтов федераль юлларда 23,7 миллирд сумга төзекләндерү эшләре алып баруларын әйтте. “Главтатдортранс” казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов:”Безнең тарафтан 71 чакрым юл һәм 9 күпер төзеләчәк, 26 күпергә капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук, 91 чакрым юлларга яктырткычлар урнаштырылачак, 26 фермага, 5 балаларның җәйге лагерына юллар салыначак. Татарстан авылларында 890 урамда гомум исәптә 611 чакрым юл төзекләндереләчәк”, – диде.

Казанда Оренбург трактына да алмаш юл төзелә.

Яңгыр, артыгын кыланма!
Татарстан башкаласында быел 27 миллард сумга юл төзү-төзекләндерү эшләре гамәлгә ашырылачак.

– “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында, шәһәр урамнарының 14 өлешенә ремонт үткәреләчәк. Россия-АСЕАН саммиты алдыннан 7 участокта юллар яңартылды. Быел бистәләрдәге 85 урам юлы төзекләндерелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә 18 бистә урамнарына 1 мең яктырткыч урнаштырылачак. Горький шоссысына Приволжский урамы буенча алмаш юл төзелә. “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Казанда 418 ишегалды яңартылачак, 2020 елдан башлап инде 2754 ишегалды төзекләндерелде. Яңгыр-кар сулары ага торган торбаларны төзекләндерүгә быел 890 миллион сум тотылачак. Тукай мәйданына, Санкт-Петербург урамына яңгыр сулары җыелуны булдырмауның техник чишелешләре өйрәнелә. Уңышлы алым табылганнан соң, бу участокта инженерлык челтәрләрен үзгәртеп төзү үткәреләчәк, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading