16+

Татарстанда легендар спорт җәмгыятенең 100 еллыгы билгеләп үтелде

Казанда Камал театрының яңа бинасында “Динамо” Татарстан физкультура-спорт җәмгыятенә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Татарстанда легендар спорт җәмгыятенең 100 еллыгы билгеләп үтелде

Казанда Камал театрының яңа бинасында “Динамо” Татарстан физкультура-спорт җәмгыятенә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Җылы сүзләр

Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хөкүмәт рәисе Алексей Песошин, “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар һәм динамочылар катнашты.

Татарстанда “Динамо” тарихы ил һәм республика язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Ул җиңүләр, батырлык, спортка тугрылык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. “Динамо” 100 ел элеккечә үк бүген дә үз шигаренә тугры: «Динамо. Көч – хәрәкәттә!»

Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфаров 1998 елдан бирле “Динамо” Татарстан физкультура-спорт җәмгыяте рәисе булып тора.

Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән ачылды. Рөстәм Миңнеханов “Динамо” Татарстан җәмгыятен «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде, шулай ук Әсгать Сәфаровның эшчәнлеген югары бәяләде.

— Әсгать Әхмәтович, сезнең эшкә бирелгәнлек һәм фидакарьлек булмаса, республикада спорт хәрәкәтенең бүгенге уңышларын күз алдына китереп булмас иде. “Динамо” йөз ел эчендә меңнәрчә талантлы спортчы һәм тренер әзерләде, яшьләрне спортка җәлеп итте. Татарстанда массакүләм физкультура үсеше, балалар һәм үсмерләр спортын яклау, инфраструктураны яңарту — болар барысы да дәүләтнең спортка зур игътибары нәтиҗәсе. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте ярдәменнән башка мондый күрсәткечләргә ирешеп булмас иде, — диде Рөстәм Миңнеханов.

“Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский сүзләренчә, Татарстан “Динамо”сы ил төбәкләре арасында иң яхшыларның берсе.

— “Динамо” — ул көчле рухлы, үз иленең чын ватанпәрвәрләре тарихы. Ул илнең спорт һәм әхлакый үсешенә ныклы терәк булып тора. Спортны үстерүгә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, шулай ук Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевка рәхмәт, — диде Әсгать Сәфаров.

Безнекеләр булдыра!

Рөстәм Миңнехановның: «Республиканың данлыклы спортчылары исемнәрен спорт корылмаларына бирергә кирәк», — дигән тәкъдимен зал алкышлар белән хуплады.

Татарстаннан 74 динамочы Олимпия уеннарында катнашып, 21 тапкыр алтын медаль яулаган. Токио-2020 Олимпиадасында гына да Татарстан динамочылары 7 медаль алды. Россия җыелма командасы составында рапирачы Марта Мартьянова алтын медальгә лаек булды, йөзүче Александр Красных — көмеш, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Имам Хатаев бронза медаль яулады. Шулай ук “Зенит – Казан” волейбол командасы уенчылары Максим Михайлов, Артём Вольвич, Валентин Голубев һәм Дмитрий Волков көмеш медальләр белән бүләкләнде.

Чишмә башы

“Динамо” пролетар спорт җәмгыяте 1923 елның 18 апрелендә Мәскәүдә оеша. Иминлек һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру һәм ведомстволар арасында ярышлар үткәрү идеясен Феликс Дзержинский тәкъдим итә. Совет язучысы Максим Горький физкультура-спорт җәмгыяте өчен «Динамо» атамасын һәм «Көч – хәрәкәттә» шигарен тәкъдим иткән.

Ак ромб эченә зәңгәр төстәге “Д” хәрефе рәвешендәге логотип 1926 елда барлыкка килә, аның авторы — футболчы Александр Борисов.

ТАССР бүлекчәсе

1926 елның 20 гыйнварында ОГПУ җитәкчесе Дмитрий Кандыбин рәислегендә ТАССРда “Динамо” спорт җәмгыятен оештыру турында карар кабул ителә. 29 гыйнварда җәмгыять рәсми рәвештә теркәлә. Әлеге дата Татарстанда “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте төзелү көне булып санала.

Бүген “Динамо” Татарстан 35 физкультура коллективын берләштерә. Аның канаты астында динамочылар гына түгел, республиканың башка спорт федерацияләре дә эшли, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре үстерелә, спортның 65 төре буенча күнегүләр алып барыла.

Юбилей тантанасы Россиянең халык артисты Олег Газмановның концерт программасы белән тәмамланды.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading