16+

Татарстанда үскән ашлык Африка илләренә дә җитә

Республикада азык-төлек сыйфатына игътибар зур.

Татарстанда үскән ашлык Африка илләренә дә җитә

Республикада азык-төлек сыйфатына игътибар зур.

“Азык-төлек сыйфаты мәсьәләсен без беренче бурыч итеп куярга, кешеләр турында кайгыртырга тиешбез. Безнең халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү мөмкинлекләребез бар. Сыйфатлы продукция ул кешеләр сәламәтлеге, предприятиеләрнең тотрыклы эшләве”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында азык-төлек сыйфатына һәм иминлегенә кагылышлы матбугат конференциясе үткәрелде.

– Татарстан Кытай, Африка һәм Фарсы култыгы илләренә, Белоруссиягә, шулай ук Европа берлегенә ашлык һәм ашлык продукциясе озата. Экспортның 40 проценты ислам илләренә туры килә. Мәсәлән, Мисырга, Согуд Гарәбстанына, Иранга ашлык күпләп җибәрелә. Су юлы актив файдаланыла. Нигездә, ашлык Свияга мультимодаль логистика үзәгендәге йөк портыннан төяп җибәрелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать комплексында җитештерелгән продукциянең сыйфатлы булуын таләп итә. Бу аңлашыла, чөнки ислам илләре дә бездән җибәрелгән ашлыкны бик җентекләп тикшереп ала, генетик үзгәрешле продукцияне кабул итмиләр. Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре сыйфат мәсьәләсенә җаваплы карый, – диде “Агросәнәгать комплексы продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү буенча федераль үзәк”нең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Минлекәева.

Әлеге филиал директоры урынбасары Идрис Гатин бал кортлары иминлегенә аерым тукталды.

– Агропредприятиеләр кырларны агу белән эшкәртүгә керешәчәкләре турында 5-10 көн алдан халыкка хәбәр җиткерә башларга тиешләр. Авыл белән агропредприятие кыры арасында 300 метр саклык-буфер зонасы калдыру зарур. Саклык зонасына, әйтик, карабодай чәчергә була. Умартачылар 2025 елның 1 сентябренә кадәр бал кортлары гаилә-ояларын паспортлаштырырга тиеш. Паспортлары булмаган умартачылар балларын сата алмаячак, – дип искәртте Идрис Гатин.

“СССР чорында һәр районда хәзерләүләр конторалары яхшы эшли иде. Бу хезмәтләрне кабаттан торгызу планнары каралмыймы?” – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Хәзерләүләр конторалары халыктан бәрәңге, яшелчә кабул итте. Терлек тиреләре, иске киемнәр дә җыелды. Умартачылар балларын кая тапшырырга белмичә аптырый. Хәзерләүләр контораларын торгызу турында әлегә сүзләр генә бара. Азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә хәзерләүләр контораларының эшчәнлеге әйбәт булыр иде, дип саныйм, – диде Идрис Гатин.

Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов әйткәнчә, республикага чит төбәкләрдән кертелгән азык-төлек продукциясе тикшерелә.

– Продукциянең начар булуы ачыкланса, ул сатудан читләштерелә, прокуратура белән берлектә административ чаралар күрелә, – диде Айрат Таҗетдинов.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading