Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта уңайлы шәһәр мохите тудырудагы иң яхшы проектларга Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре бәян ителде.
Татарстанның үрнәк мисалы
— 2015 елда Татарстан Рәисе башлангычында республикадагы паркланы һәм скверларны төзекләндерүгә керешелгән иде. Шушы вакыт эчендә 450 җәмәгатьчелек мохите яңа сулыш алды. Татарстан мисалы Россия Хөкүмәтендә хуплау тапты, республика эшчәнлеге ил төбәкләрен колачлаган программага нигез итеп алынды.
2018 елдан җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү буенча иң яхшы проектларга Бөтенроссия конкурсы үткәрелә башлады, Татарстанның анда 60 проекты җиңү яулады. Быелгы җиңүче проектлар 2027-2028 елларда гамәлгә ашырылачак, — диде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

Районнар да катнашсын
«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова сөйләгәнчә, Бөтенроссия конкурсында 2026 елда республикадан 5 проект җиңгән.
— Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Лениногрск шәһәрләренә һәм Апаска бәхет елмайды. Бөтенроссия конкурсында Казан белән Чаллы да катнаша башлаячак. Районнар үзәкләре һәм терәк торак пунктлары да активлык күрсәтсен иде. Алабугада «Шишкин буасы» территориясен төзекләндерү дәвам итә. Лениногорск шәһәрендә җәмәгатьчелек мохитен төзү эшләре 2028 елда тәмамланачак. Апаста үзәк парк төзекләндерелә, — диде Наилә Нагуманова.

«Нефтехимик» паркы
— Федераль үзәктән 112,8 миллион сум күчерелә, СИБУР 550 миллион сум бирә. «Нефтехимик» паркын төзекләндерүгә гомум хисапта 700 миллион сум акча тотылачак. Түбән Кама шәһәрендәге мәдәни чаралар, нефтехимиклар бәйрәмнәре шушы паркта үткәрелә. Паркта ял зонасы, спорт һәм балалар уен мәйданнары булдырыла, осталык дәресләре кече клублары урнаштырыла. «Нефтехимик» паркын төзекләндерүгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе старт биргән иде, эшләрне 2027 елда тәмамлау күздә тотыла, — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев.

Бөгелмәнең балалар паркы
— Бөгелмә шәһәренә 2031 елда 250 ел тула. Биш елга исәпләнелгән «Бөгелмә — 250» социаль-икътисад программасы кабул иттек. Биш елда шәһәр юбелеена әзерләнәбез, балалар паркы да төзекләндереләчәк. Балалар паркында ял зонасы, спорт һәм балалар уен мәйданнары булдырылачак, модуль китапханәләр урын алачак. Бирегә әллә ничә буын кешеләр килгән, паркны төзекләндерүдә шәһәр халкының фикер-тәкъдимнәре исәпкә алына. Паркның элекке үзенчәлекле корылмалары саклана. Төзекләндерүдә Татнефть компаниясе һәм эшкуарлар да булыша, — диде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Дамир Фәттахов.

Биләр бик матурланырга җыена
— 2018 елда Биләрдәге Изге чишмә Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган иде, анда төзекләндерү эшләре башкарылды. Изге чишмәгә ел саен төрле милләтләрдәге һәм диннәрдәге меңләгән кеше килә. Биләр музей-тыюлыгы зонасын төзекләндерү проекты быел җиңүгә иреште. Биләр авылын шәһәргә әйләндерү максаты юк, ул халык өчен уңайлы һәм матур торак пункт сыйфатында төзекләндереләчәк. Биләрдә үзәк парк барлыкка китереләчәк. Эшләр 2027-2028 елларда башкарыла, ә төзекләндерүнең икенче этабы 2029 елда тәмамланачак, — диде Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар