Татарстанлылар “Яңарыш” фонды белән горурлана ала
Тарихи корылмаларыбыз дөньякүләм танылуга иреште.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тарихи корылмаларыбыз дөньякүләм танылуга иреште.
“Татарстан – аерым миссияле төбәк. Монда бөтен дөньяның милләтара һәм конфессияара татулык тәҗрибәсе саклана. Татарстанның көче – һәрвакыт алга барган рәвештә, традицияләрне һәм мәдәниятләрне саклап калуда”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
“Яңарыш” фонды 2010 елның 17 февралендә оештырылды. Аның төп максаты итеп Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгын, шулай ук Зөя (Свияга) утрау-шәһәрлеге дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеен торгызу билгеләнде. Фондның иганәчеләр советын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә борынгы Болгар шәһәрен, Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу буенча федераль һәм республика программасы расланды. Хәйриячеләрнең дә зур ярдәмендә программа уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Фондның “Ихлас күңелдән” дигән шигаре астындагы хәйрия чараларына төрле милләт кешеләре, предприятиеләр һәм оешмалар кушылды. Иганәчеләр советы тарафыннан барлык хәйриячеләрнең исемнәре хәтер Китабына теркәп барыла.
“Яңарыш” фондының беренче 3 ел эшчәнлеге кысаларында гына да Зөя утрау-шәһәрлегендә – 14, ә Болгарда 10 тарихи бина-корылма төзекләндерелде. Болгардагы Җәмигъ мәчете, Кара пулат, Ак пулат, Көнчыгыш пулаты, Ханнар төрбәсе, Көнчыгыш һәм Көньяк мавзолейлар яңа сулыш алды. Россия Президенты 2012 елның 28 августында Болгарда һәм Зөядә булып китте, төзекләндерү-торгызу эшләренә югары бәя бирде.
Болгар тарихи-археологик комплексы, Зөя тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
– Сез яңа юллар салып, яңа шәһәрләрне – Болгарны һәм Зөяне хәрабәләрдән күтәрәсез. Сез безнең мәһабәт корылмаларны, Казан университетының Астрономия обсерваторияләрен дөньяга таныттыгыз. Татарстанның 4 корылмасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде, – диде фондның башкарма директоры Зилә Сөнгатуллина, “Яңарыш” фондының 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән җыелышта, Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук фонд эшчәнлеге дәверендә Минтимер Шәймиевнең тырышлыгында Казан Изге Ана соборы торгызылганлыгын, Болгарда Ислам Академиясе төзелгәнлеген, Идел Болгарстанында ислам динен ирекле кабул итү датасының дини дәрәҗәсенең күтәрелгәнлеген әйтеп үтте.
“Яңарыш: заманча укылыштагы эпос” фестивале 2023 елда “Миллиард. Татар” проектында барлык халык тавыш бирүендә җиңү яулады. Фонд эшчәнлеге дәверендә – 15 елда Болгарда һәм Зөядә 15 миллионнан артык турист булган.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының иганәчеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев:”Татарстанлылар “Яңарыш” фондының казанышлары белән горурлана ала. Хәзерге катлаулы заманнарда да рухи мирасны һәрвакыт истә тотарга кирәк”, – ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Асылъяр: “Сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам...”
-
#Кыскача яңалыклар
“Алтын мөнбәр” XXI Казан кинофестивален ачу фильмы булып МХО турындагы картина сайланды
-
#Төрлесе
Балчыктан эшләнмәләр ясау белән 10 елдан артык шөгыльләнә
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда «Замочи мошенника» - кырыгалдарларга каршы көрәш тамашасы узачак
-
#Кыскача яңалыклар
2026 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанда кайсы территорияләрне яңартачаклар
Комментарийлар