16+

Татарстанның баш автоинспекторы: «Әнисе авыр хәлдә хастаханәдә...Баланың хәле тотрыклы»

Ел башыннан Татарстан юлларында 221 кеше һәлак булган. Аларның 23 е сентябрьгә туры килә.

Татарстанның баш автоинспекторы: «Әнисе авыр хәлдә хастаханәдә...Баланың хәле тотрыклы»

Ел башыннан Татарстан юлларында 221 кеше һәлак булган. Аларның 23 е сентябрьгә туры килә.

Саклык кирәк
Көзнең беренче ае үлем-китем саны буенча "канлы" июльне узып киткән. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе элеккечә — каршы як полосага чыгу.

Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов журналистлар өчен үткәрелгән пресс-конференциядә аварияләр саны буенча алдынгы урында Тукай районы бара дип ассызыклады. Түбән Кама аша урау юл ачылу белән .юл һәлакәтләре саны кискен арткан. Бу уңайдан юл иминлеге инспекторлары нәрсә эшләргә ниятли? 

19 сентябрь көнне Казанның Борисково бистәсендә яшәүче һәр кеше диярлек коточкыч авария турында фикер алыша.  Техническая урамында җәяүлеләр кичүе аша үтеп баручы яшь әни белән алты яшьлек сабый йөк машинасы астында калган.

Автоинспекторлар ачыклаганча, җәяүлеләр кичүенә аяк басуга, 23 яшьлек хатынны йөк машинасы бәрдереп киткән. Асфальтта хәтта тормозлау эзләре дә калган. 

— Сезнең белән очрашуга килгәнче, мин әлеге авария урынында булдым. Коточкыч хәл! Әни белән бала авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Җәрәхәтләргә караганда, әни баласын гәүдәсе белән каплаган. Ул реанимация бүлегендә аңсыз хәлдә. Баланың хәле тотрыклы. Бәлки, машина йөртүче аларны күрмәгәндер. Җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга чакырабыз. Күз күреме шартлары тиешле дәрәҗәдә булмаганда, шәһәр читендәге юлдан барганда, җәяүлеләрнең яктылыкны кире чагылдыру элементлары транспорт чараларын йөртүчеләрнең аларны күрүен тәэмин итәргә тиеш. Транспорт чараларын йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүенә якынлашкан вакытта, тизлекне киметергә киңәш ителә, — диде  Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов ачынып.

Исерек килеш рульгә утыру үзе үк җинаять
Кешеләрнең юлларда үлү сәбәпләре елдан - ел бер үк – исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү, каршы як полосага чыгу, иминлек каешларын такмау.
– Быел исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 121 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 22 кеше һәлак булган һәм 160 кеше җәрәхәтләнгән. Соңгы фаҗигале аварияләренең берсе 31 августта Менделеевск районында килеп чыккан. Исерек килеш Volkswagen автомобиле руле артына утырган 34 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан һәм зур йөк машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән, - ди Рөстәм Гарипов.
Татарстанның баш автоинспекторы искәрткәнчә, исерек килеш автомобиль белән идарә итү 45 000 сум күләмендә административ штраф белән җәзалана, машина йөртүче ел ярымнан ике елга кадәр вакытка машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Агымдагы ел башыннан Татарстанда хәмер куллангач руль артына утырган машина йөртүчеләрнең 7 меңнән артык очрагы теркәлгән.

– Исерек хәлдә кабат идарә иткән өчен машина йөртүчеләргә карата 526 җинаять эше кузгатылган. Россия Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган максималь җәза - өч елга кадәр иректән мәхрүм итү. Өстәп әйтәм, 2022 елда Җинаять кодексына гаепләнүченең транспорт чарасын конфискацияләүне күздә тоткан үзгәрешләр кертелде. Әлеге Федераль закон гамәлгә кергәннән бирле Татарстанда суд тарафыннан 932 транспорт чарасы конфискацияләнгән, быел – 161 автомобиль, – ди Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

Елның-елында сентябрь аенда машинада чакта иминлек каешы эләктермәүчеләр арасында да үлем-китем очраклары арта. 

 – Шуңа күрә сентябрьдә җәяүлеләр белән беррәттән иминлек каешына да игътибарны арттырдык. Октябрьдә күз күрүе начарлану, юл өслеге юеш булу аркасында бәрелешү очраклары арта. Шуңа бу чорда каршы як полосага чыгучыларга аерым игътибар биреләчәк. Ноябрьдә – көн кыскарган, кар әле ятарга өлгермәгән чорда – җәяүлеләрне таптату очраклары арта, – ди Рөстәм Гарипов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading