Яңа елга санаулы көннәр калганда матур гадәт буенча республиканың иң сәләтле балаларын бер урынга җыючы чыршы бәйрәме уза.
Быел “Татнефть-арена” боз сараенда узган чарада 8,5 мең бала кунак булды. Бәйрәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелде. 25 нче тапкыр оештырылды ул. Бәйрәмнең төп темасы итеп күршеләр фестивале сайланды. Дуслык, хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек – республиканың чыршы бәйрәмендә нәкъ шушы кыйммәтләр турында сөйләделәр.
- Безнең республикабызда сәләтле балалар бик күп. Аларның бөтенесен “Татнефть-арена”га сыйдырып булмый, шуңа бүген бәйрәмгә бәхетле “билет” тартып чыгарганнар гына эләкте. Без һәр балага татлы бүләк әзерләдек. Моннан тыш, бөтен республика буенча 30 меңгә якын шундый бүләкләрне тарттык, - диде Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Балаларны татар эстрадасының танылган артистлары Элвин Грей, Илсөя Бәдретдинова, Марат Яруллин, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев чыгышлары сөендерде. Утлы шоу, җыр-биюләр, гадәттәгечә, республика чыршы бәйрәмен бизәде.
Бәйрәм азагында, балаларны Яңа ел белән котлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
- Илебезнең киләчәге сезнең кулларда! Сезнең һәрберегез дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле якты йолдыз. Сезнең энергиягез һәм сәләтләрегез республикабызның Яшьләр оешмаларында чагылыш таба. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Исәнлек-саулык, уңышлар телим, - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар елына йомгак ясалу һәм киләсе ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда - Хәрби батырлык һәм хезмәт даны елы дип игълан ителүне искәртте.
"Без сезнең якты идеяләрегез һәм кыю проектларыгыз өчен ачык. Тәкъдимнәр көтәбез, без ярдәм итәргә әзер. Кыю булыгыз, хыялланыгыз һәм максатчан булыгыз", - дип сүзен йомгаклады Рәис.
Матур бәйрәмне карагач, күңелсез, кызганыч, уйлануларга биреләсе килми. Әмма залда утыручы балаларның татар булып та, туган телдә сөйләшә алмаулары тамак төбендә төер булып кадалып калды инде. Хәтта авыл балалары да, туган телне белмәгәч... Бәхет төшкере, барысы да түгел. Озак эзләнгәч, ниһаять, татарча сөйләшүче балаларны таптым. Балык бистәсе районы Биектау мәктәбендә укучы Әминә Сабирова Казанга чыршы бәйрәменә беренче тапкыр килгән.
- Бик матур бәйрәм оештырганнар. Музыкаль коралларда уйнаучылар, атлетларның чыгышы аеруча ошады. Күптән Рәис чыршысына килергә хыялланган идем. Башка балаларга да бер тапкыр булса да, монда килергә насыйп булсын, - ди Әминә.
“Татнефть-арена” буенча татар телле балалар эзләп йөргән мәлдә, очраклы гына Татарстанның халык артисты ИлСаф белән очраштым. Ул да улы Аяз белән тамаша карарга килгән икән. Улы трибуналарда урын алгач, аның белән сөйләшеп булмады, кызганыч. ИлСаф белән җәһәт әңгәмә кордык.
- Бәйрәм ошыймы соң?
- Рәис чыршысында мин беренче тапкыр. Балаларның йөзенә карыйсың да, шатланасың. Бик матур, зур бәйрәм оештырганнар. Бу бит тәрбия чарасы. Яңа дуслар табалар, аралашалар, бердәм булырга өйрәнәләр, шуңа оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.
- Балалар Кыш бабайга ышанамы?
- Кыш бабайның дәрәҗәсе, авторитеты төште. Без үскәндә бәйрәмнәр чутлы иде. Яңа елны зарыгып көтеп алдык. Елга бер генә килә торган бәйрәм бит. Каткан прәник, берничә мандарин, кәнфит эләксә дә, разый, бәхетле идек. Ә хәзер балаларның “көн дә бәйрәм, көн дә туй”. Туган көн, укырга кергән көн, балалар бакчасын бетергән көн, башлангыч сыйныфларны бетергән көн һәм башкалар. Бәлки, шуңа күрә дә балаларның хәзер Кыш бабайга исе китмидер.
- Аяз Кыш бабайга хат яздымы?
- Хатын язды, бүләкне көтә инде. Әмма Кыш бабайның кем икәнен чамалый ул. 11 яшь бит инде. Шулай да сер бирмәскә тырыша. Кайвакыт белсәң дә, белмим дияргә кирәк. Яктылыкка ышанып, яхшыга үрелсәң, яшәү рәхәтрәк. Һәммәбезне дә якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм!

.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар