16+

Тел төбендә ни яшерелгән?

Безнең халыкта гаҗәп бер төшенчә бар: “тел төбе” дип атала ул.

Тел төбендә ни яшерелгән?

Безнең халыкта гаҗәп бер төшенчә бар: “тел төбе” дип атала ул.

Бу – әйтергә теләгән төп фикерне читтән килә-килә җиткерергә тырышу, әмма турыдан-туры әйтеп бетермәү. Мин аны шулай тоемлыйм. Бәлки кемдер башкача билгеләмә бирер.

Әлеге төшенчә бездә генә бар кебек, башка телгә никадәр тырышсам да, тәрҗемә итеп булмас дип күрәм, мәгънәсе, асылы, нигезе югала. Тел төбендә нинди хикмәт яшерелгәнен тоемлый алыр өчен әңгәмәдәшкә бик зирәк, тапкыр булу кирәктер, юкса ул гомердә дә әйтелергә тиешле фикерне аңламас. Хәер, турыдан өзеп әйткәнне дә ишетә, тыңлый белмәүче кешеләр дә була бит. Тел төбендә ни барын алар каян белсен?!

Тел төбе – йөрәк авазы кебек тоела миңа. Кеше теле белән әйтә алмаган, әмма йөрәк түрендә саклаган сүзләрен тел төбенә яшерә дип уйлыйм. Һәм билгеле бер вакыт җиткәч, әйтергә талпына, әмма тиешле дәрәҗәдә җиткереп бетерә алмый.

Менә шул сәбәпле кайбер кеше сөйләшкәндә икенче берәүләр хакында “тел төбе ничегрәк икән...” яки “тел төбен аңламадым...”, "тел төбен белергә иде..." дип сөйләшә дә инде. “Тел төбе”н аңларга тырышу өчен бик игътибарлы, кайгыртучан булырга кирәктер, мөгаен. Ә иң мөһиме кешене аңларга теләү кирәктер...

Айсылу Юлдашева 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading