Соңгы вакытта чит номерлардан килгән шалтыратулар һәм бер-бер артлы килгән СМС-хәбәрләр теңкәгә тия.
Шәхсән үземә көненә дистәләгән шалтырату керә. Хәзер шалтыратулар маркировкалану сәбәпле, реклама яки шикле номерларны алдан ук танып була. Шулай да белгечләр кисәтә: мондый активлык кайвакыт мошенникларның махсус һөҗүме дә булырга мөмкин.
СМС-бомбинг нәрсә ул?
СМС-бомбинг – бер үк номерга кыска вакыт эчендә күп санлы хәбәрләр җибәрү. Моның өчен җинаятьчеләр махсус программалар куллана. Хәбәрләр банклардан, дәүләт органнарыннан, элемтә операторларыннан яки башка хезмәтләрдән килгән кебек күренергә мөмкин. Анда хисап язмагызга (учетные данные) керергә омтылулар, акчаны күчерү, кредит рәсмиләштерү турында хәбәрләр, шулай ук раслау кодлары яки ялган сайтларга сылтамалар булырга мөмкин.
Мондый алымның төп максаты – кешене коткыга бирдерү. Курку хисе белән ул мошенникларга кодларны, парольләрне, банк картасы реквизитларын яки башка шәхси мәгълүматны үзе үк тапшырырга мөмкин.
Әгәр сезгә күпләп СМС килә башласа...
Хокук саклау органнары түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
* СМСларда килгән кодларны, парольләрне, банк картасы реквизитларын һәм шәхси мәгълүматны беркемгә дә хәбәр итмәгез.
* Хәбәрләрдәге шикле сылтамалар буенча кермәгез, тәкъдим ителгән кушымталарны йөкләмәгез.
* Үзләрен банк, элемтә операторы яки хокук саклау органы хезмәткәре дип таныткан таныш булмаган кешеләр белән сөйләшүне дәвам итмәгез.
Шуны да истә тотарга кирәк: шундый ук алдау алымнары мессенджерларда, социаль челтәрләрдә һәм электрон почтада да киң кулланыла.
Мошенниклар белән шаяртырга ярыймы?
Бер танышым шапырып: «Мин үзем аларның башын катырам, махсус кызык сүзләр әйтеп ачуларын китерәм», дип сөйләде. Әмма белгечләр моны киңәш итми. Роскачество мәгълүматларына караганда, мошенникларның колл-үзәкләрендә төрле вазифаларны үтәүче аерым төркемнәр эшли. Беренче булып шалтыратучылар кешенең реакциясен, финанс мөмкинлекләрен ачыкларга һәм аны «кармакка эләктерергә» тырыша.
Әгәр кеше тупас җавап бирсә яки мошенниклардан көләргә керешсә, аның номеры башка төркемнәргә тапшырылырга мөмкин. Алар инде номерны спам белән күмә, мәгълүмат урларга омтыла яки башка алдау схемаларын куллана ала.
Хокук сакчылары фикеренчә, үзеңне саклауның иң нәтиҗәле ысулы таныш булмаган шалтыратучылар белән бәхәскә кермәү, аларны алдарга яки шаяртырга тырышмау. Иң дөрес карар сөйләшүне өзеп, трубканы кую.
Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга, мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм мошенниклык очраклары турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыра.
Фото: Татар Информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар