16+

«Гомер буе йөрәгемдә йөрткән сөюемне әйтә алмадым...»

Рәзинә күп балалы, тату гаиләдә үсте. Укыды, шәһәргә эшкә килде, заводтан кечкенә генә бүлмә алды. Шул бүлмә аның өчен генә түгел, авылдан килгән туганнары өчен дә сыену урынына әйләнде.

«Гомер буе йөрәгемдә йөрткән сөюемне әйтә алмадым...»

Рәзинә күп балалы, тату гаиләдә үсте. Укыды, шәһәргә эшкә килде, заводтан кечкенә генә бүлмә алды. Шул бүлмә аның өчен генә түгел, авылдан килгән туганнары өчен дә сыену урынына әйләнде.

Башта сеңлесе күчеп килде, аннан энесе, тагын бер сеңлесе... Аларны ашатты, киендерде, укытты. Үзенә дип алган әйберләрен дә туганнарына биреп сөенде. Алар рәхмәт әйтте, кочаклады, әмма Рәзинә ул чакта үз бәхетенең читкә этәрелә баруын сизмәде.

Шул елларда аның тормышында Илдар исемле егет пәйда булды. Алар бер-берсен яратты. Егет никах турында сүз кузгатты. Әмма Рәзинә, туганнарымны кая куярмын дип, гаилә корырга батырчылык итмәде. «Бераз сабыр итик», – диде. Ә Илдар көтмәде. Авылына кайтып, башка кызга өйләнде.

Рәзинә йөрәгендәге сагышын беркемгә дә сөйләмәде. Ул һаман туганнары өчен яшәвен дәвам итте. Сеңлесе ире белән аның бүлмәсендә еллар буе торды, балаларын да ул карашты. Соңрак фатир алгач та, авылдан килгән кече туганнары аның янына күчеп килде.

Эштәге өлкән хезмәттәше бервакыт:
– Үз тормышың турында да уйла. Ирең дә, балаң да булсын. Картлыкта кешегә иң зур терәк – үз баласы, – дип киңәш бирде.

Шул ук сүзләрне соңрак әнисе дә кабатлады. Ләкин Рәзинә моңа бара алмады. Ул йөрәгендә Илдарга булган мәхәббәтен саклады. «Бала мәхәббәттән туарга тиеш», – дип уйлады. Еллар сиздерми генә узды.

Хәзер Рәзинәгә җитмешкә якын. Туганнарының һәркайсының үз гаиләсе, үз мәшәкате. Алар сирәк шалтырата, тагын да сирәгрәк килеп хәлен белешә.

– Кайчандыр алар өчен яшәдем. Ә бүген бер дару алып кайтырга да вакытлары юк. Үпкәләмим дә кебек... Тик күңел генә бик әрни, – ди ул.

Бервакыт ул Илдар белән дә юллары кисеште аларның.

– Оныта алмадыңмы әллә? – дип елмайды ир.

Рәзинә җавап бирмәде. Гомер буе аны яратып яшәвен әйтүнең инде мәгънәсе юк иде. Аның үз гаиләсе, балалары, оныклары бар.

– Хәзер генә аңлыйм: кеше башкалар өчен генә түгел, үзе өчен дә яшәргә тиеш икән. Югыйсә, бер мизгелдә бөтен гомереңнең үзеңнән читтә үткәнен аңлап каласың...

Рәзинә тәрәзәгә карап озак кына уйланып утырды. Үткәнне кире кайтарып булмый. Әмма аның язмышы бер хакыйкатьне раслады: игелек тә, фидакарьлек тә кадерле. Ләкин кеше үз бәхетен дә сакларга тиеш. Үз язмышың өчен җавапны беркем дә синең урынга күтәрмәячәк.

Алинә Гыйләҗева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading