16+

Телефоннан куркытсалар бөтен кешегә сөйләгез һәм полициягә әйтегез

Кредит алуга үзеңә-үзең чикләү кую килешүе төзегез.

Телефоннан куркытсалар бөтен кешегә сөйләгез һәм полициягә әйтегез

Кредит алуга үзеңә-үзең чикләү кую килешүе төзегез.

Быелның 5 аенда мошенниклар татарстанлыларның 1,7 миллиард сум акчасын үзләштергән. Узган елның шул чорында 2,1 миллиард сум акчадан “колак кактырган” булганнар.

– Татарстанлыларның мошенникларга алдану очраклары кими төште, ләкин мәсьәлә җитди булып кала бирә. Чит илләрдә урнашкан колл-үзәкләрдән шалтыратып алдыйлар. Мошенниклар корбаннарыннан акча алып чыккан вакытында 8 курьер тотылды. Казанның Киров районында яңарак кына тагын бер курьер эләктерелде, ул 2,5 елга ирегеннән мәһрүм ителде. “Полициядән”, дип, куркытып шалтыратуларга ышанмагыз. Бу хәлне кичекмәстән туганнарыгызга сөйләгез, полициягә әйтегез, – диде Татарстан Прокуратурасының бүлек прокуроры Алмаз Фәттахов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Радис Юсупов дәваханәдән, идарәче компаниядән, банктан, элемтә операторыннан “акча” сүзе белән шалтыратуларга сак карарага киңәш итте.

– “Госуслуги”да сезнең исемнән Украина гражданына ышанычнамә төзелгән, дип, шалтыратулар булса, шуңа ышанып, документ мәгълүматларыгызны әйтмәгез. Телефондагы кешенең әмерләрен үтәмәгез. Банк картасын башка кешегә мошенниклык гамәлләрендә файдалануга бирсәгез, 3 елга кадәр иректән мәһрүм калу яный. Кредит яки СИМ-карта алуга үзеңә-үзең чикләү кую килешүе төзү яхшы, – диде Радис Юсупов.

Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев сүзләренә караганда, республикада 733 188 кеше кредит алуга, ә 13 150 кеше СИМ-карта алуга үзенә-үзе чикләү кую килешүе кабул иткән. Мошенникларга каршы хокук сакчылары белән беррәттән банкларның иминлек хезмәтләре дә көрәшә. “Татарстанлыларның 130 миллион сум акчасын мошенниклар хисабына күчүне туктатып кала алдык”, – диде Саклык банкының иминлек идарәсенең мошенниклыкка каршы секторы җитәкчесе Эдвард Исмәгыйлов.

– Мошенниклар:”Балагыз яки әти-әниегез һәлакәткә юлыкты”, – дип, кискен сүзләр белән куркытып сөйләшә. “Бүләк оттыгыз”, – дип алдый. Кеше иңке-миңке халәттә кала. Куркытып әйтелгән сүзләргә бирешмәскә кирәк, шәхси мәгълүматларны бирмәгез, телефонны шунда ук сүндерегез. Гаиләдә балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә мошенниклар сүзен үтәргә ярамаганлыгын гел аңлатып торыгыз, – диде педагог-психолог Әлфия Закирова.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading